Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен юбилее белән котлады

«Чын күңелдән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм!

Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, тиз үсте.
Бүген ул Россиянең әһәмиятле, һәрдаим үсә торган төбәк медиакомпанияләреннән санала, шулай ук актив рәвештә мультимедия технологияләрен куллана, социаль челтәрдәге урынын үстерә, цифрлы телетапшырулар форматына күчү юнәлешендә җитди эш алып бара. Шуның белән бергә, Татарстанның басма брендларын һәм аларның социаль юнәлештәге эшчәнлеген кадерләп саклый. Милли, шул исәптән балалар басмасына ярдәм итү, сыйфатлы журналистикага омтылыш - медиакомпаниянең өстенлекле бурычы. Күп гасырлар дәвамында милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык белән дан тоткан Татарстан өчен бу аеруча мөһим.
«ТАТМЕДИА» җәмгытенең 10 еллык юбилее медиакомпаниянең яңа уңышларга ирешү юлында мөһим бер дәвере булачагына ышанам. Әлеге юнәлештә иҗади эзләнүләр һәм профессионализм сезнең тугры юлдашчыгыз булсын! Бәйрәм белән!» - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев