Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: “Иң мөһиме - хакимият һәм бизнесның конструктив мөнәсәбәте. Бу мәсьәләдә сездә тулы тәртип”

Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның эш көне сәгатьләп түгел, минутлап бүленгән. Бүген иртән Яшел Үзәндә күргән булсак, кичкә аны дөньяның башка читендә күрергә мөмкин: Татарстанның яңа үрләр яулавы өчен тырышып йөргән көннәре.

Кай арада туа, кай арада бакчага атлый замана балалары! Ә балалар бакчалары бик кирәк иде Яшел Үзәнгә. Соңгы биш елда гына да җиде балалар бакчасы төзелде һәм реконструкцияләнде. Кичә мәктәп бусагасын беренче тапкыр 1770 бала атлап керде.

Рөстәм Миңнехановны яңа балалар бакчасы ачылу тантанасына аеруча нык көттеләр. Булачак талантлы инженерлар тәрбияли башлау мизгеленә нәкъ менә Татарстан лидеры хәер-фатиха бирүе үзе үк символик булачак. Һәм шулай булды да.

-Кеше нигездә 7 яшькә кадәр формалаша, шуңа күрә 3тән 7 яшькәчә чор - бала үсеше өчен максималь файдалану чоры. Соңгы елда төзелгән 75 бакчаның барысы да дөнья дәрәҗәсендә. Алга таба да конкуренциягә сәләтле булу өчен, безнең балалар бүгенге таләпләргә ярашыр, дип уйлыйм. Иң мөһимме - тәрбияләүнең югары стандартларын куйдык, - диде "Киләчәк" бакчасын ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев