Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия әлегә электрны кулланган өчен социаль нормалар кертүгә әзер түгел

Россия әлегә электрны кулланган өчен социаль нормалар кертүгә әзер түгел. РФ Иҗтимагый палатасында "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар шулай дип белдерә.Чиновниклар берничә Россия төбәгендә эшләгән электр өчен социаль нормалар кертү турында пилот проекты нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгән. Исегезгә төшерәбез, пилот проекты кысаларында Россиянең алты субъектында 2013 елның 1 сентябреннән электрны...

Россия әлегә электрны кулланган өчен социаль нормалар кертүгә әзер түгел. РФ Иҗтимагый палатасында "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар шулай дип белдерә.Чиновниклар берничә Россия төбәгендә эшләгән электр өчен социаль нормалар кертү турында пилот проекты нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгән.

Исегезгә төшерәбез, пилот проекты кысаларында Россиянең алты субъектында 2013 елның 1 сентябреннән электрны куллануга нормативлар кертелде.Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләгәндә исәп билгеләнгән социаль нормадан чыкмаса, электр арзан, ә нормадан артып китсә, кыйммәткәрәк чыга.

Шунысын билгеләргә кирәк, Россия хөкүмәте мондый норма 2014 елның 1 июленнән кулланыла башларга тиеш, дип белгеләгән иде.Әмма проект үзен акламады. "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар соцнорма керүдән гади халык зыян күрергә тиеш түгел, дип белдерә. Моның өчен җитди исәпләүләр башкарылырга, квартирда булган минимум көнкүреш приборлары билгеләнергә тиеш, дип баралар. Моннан кала, төбәкнең спецификасы да билгеләнергә тиеш - төньяк районнарда торакны җылыту өчен җайланмалар, ә көньяк районнарда - кондиционерлар, ә авылларда шәхси хуҗалыкны алып бару өчен электр энергиясе кирәк.

Электр энергиясен экономияләү өчен башка ысуллар табу мәслихәт, мәсәлән, энергияне саклаучы технологияләр үсешен стимуллаштыру, энергияне саклаучы техникаларны сатып алу, мохтаҗларга энергияне сак тотучы лампалар сатып алырга булышу һ.б. Ә социаль нормаларны кертүне әлегә кичектерү хәерле, дип хәбәр итә "Тема Казань" мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев