Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республиканың иң өлкән кешесе Яшел Үзәндә яши

30 августта районыбызның гына түгел, ә республиканың иң өлкән кешесе - Игорь Александровичка 108 яшь тулды. Игорь Протопопов Октябрь революциясенә кадәр туа, Николай II белән бервакытта яшәгән кеше.

Аның язмышы бик тә кызыклы. Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар арасында иң озак гомер итүче дә ул. Игорь Александрович Яшел Үзән суднолар төзүче техникум укытучыларының беренче төркеменә дә карый. Интеллигент, күпкырлы шәхес, искиткеч матур итеп, юмор белән сөйләүче әңгәмәдәш. Аның сүзләре буенча, ул шәхсән Сергей Есенинны, шагыйрь Николай Клюевны белгән, танылган профессор Александр Чижевский белән дус булган.
- Бабам Иван танылган геодезист, рәссам булган, КДУда укыткан. Аның эшчәнлеге Яшел Үзән тарихы белән дә бәйле, - дип искә ала ул.
Әтисе белеме буенча юрист һәм математик, улына да төгәл фәннәргә мәхәббәт уяткан. Әнисе Софья Ивановна берничә тел белгән. Ә үзе исә мәктәптә укыганда ук университет программасының математика курсын су урынына эчкән. Шуңа да ике дә уйламый КДУның физика-математика факультетына укырга керә. Монда ул астрономия белән кызыксына, үз куллары белән телескоп җыя. Әлеге җиһаз шундый төгәл килеп чыга ки, астрономия кафедрасы ябылганчыга кадәр студентлар аның белән шөгыльләнә. Сугыш башланганда якташыбызга 31 яшь була. Артиллериядә хезмәт итәргә тиеш кебек булса да, аны утаткыч взводка командир итеп билгелиләр. Монда исән калу мөмкинлеге меңгә бер генә. Сугышта аңа бәхет елмая. Бомбаның берсе аның белән янәшә диярлек шартлый.
- Иптәшләрем аннары сөйләделәр, ничек итеп окоптан мине җир белән бәреп ташлаганны, берничә тапкыр һавада әйләнеп, чокырга килеп төшкәнмен. Алып чыга да алмаганнар, чөнки атыш бик көчле булган. Үлгән диеп уйлаганнар, - дип искә ала ул. Гомумән, шушы озын тормыш юлында аңа берничә тапкыр үлем белән очрашырга туры килә. Тик Аллаһ Тәгалә биргән гомерне шөкер итеп яши әле якташыбыз.
Игорь Александрович туган якларына кайтып, 1946нчы елдан 1984 елга кадәр суднолар төзү техникумында электротехника фәнен укыта. Иҗади, кызыклы шәхес, астрономияне яратучы укытучыны студентлар да хөрмәт итә.
Бүген исә гасырдан артык гомер кичерүче аксакал үзе генә яши, тик һич кенә дә ялгызлык кичерми. Аны төрле юнәлештәге бик күп китаплары чолгап алган. Ә алар исә кызыксынучанлыгын канәгатьләндерергә ярдәм итә. Һәм күңеленә ятышлы эшне һәрвакытта да таба. Укучыларына: «Укыгыз, эшләгез, һәм сез, һичшиксез, теләгегезгә ирешерсез», - дигән сүзләре бүген дә актуальлеген югалтмый.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев