Раифада Крещение тыныч узды
Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләренең бу көнне төп максаты - халык күп җыелган урында гадәттән тыш хәл килеп чыгуны кисәтү һәм җәмәгать тәртибен саклау иде. Хезмәткәрләр ел саен биредә кизү тора. Быел шулай ук бәйрәм чаралары уздырылган 12 торак пунктта да кизү тордылар. Биш урында - Раифа монастыренда, Ильинка,...
Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләренең бу көнне төп максаты - халык күп җыелган урында гадәттән тыш хәл килеп чыгуны кисәтү һәм җәмәгать тәртибен саклау иде. Хезмәткәрләр ел саен биредә кизү тора. Быел шулай ук бәйрәм чаралары уздырылган 12 торак пунктта да кизү тордылар. Биш урында - Раифа монастыренда, Ильинка, Осиново авылында, Карамалы Тау һәм Васильево бистәләрендә йола - махсус коену урыннары ясалды. Традиция буенча иң күп кеше Раифага җыелды - 30 мең кеше. Ә Яшел Үзән муниципаль районында дини бәйрәм урыннарында 40 мең кеше булды. Янгын сүндерүчеләр бу урыннарда бүген төнгә кадәр кизү тора әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев