Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Прокурор озын чәчле егетләрне өнәми

Мәктәпләрдә һәр көз парламент дәресләре үткәрү инде традициягә әйләнеп бара. 3нче гимназиядә исә парламент дәресен быел бар яктан кызыклы булган шәхес, генерал-лейтенант, ТР прокуроры Кафил Әмиров үткәрде. Балалар хокукларына багышланган дәрес «Мин - бала, мин - гражданин» дигән темага узды. Иң элек укучылар, презентация формасында, Татарстан прокуратурасының тарихы һәм балаларның...

Мәктәпләрдә һәр көз парламент дәресләре үткәрү инде традициягә әйләнеп бара. 3нче гимназиядә исә парламент дәресен быел бар яктан кызыклы булган шәхес, генерал-лейтенант, ТР прокуроры Кафил Әмиров үткәрде.

Балалар хокукларына багышланган дәрес «Мин - бала, мин - гражданин» дигән темага узды. Иң элек укучылар, презентация формасында, Татарстан прокуратурасының тарихы һәм балаларның хокуклары хакында сөйләде. Кафил Әмировның, чын мәгънәсендә, бик тә үзенчәлекле кеше булуы, аның сәләте хакында телевидениедән дә, матбугаттан да беләбез. Ә менә укучыларның аның белән күзгә-күз очрашуы, кызыксындырган сорауларын бирүе, мөгаен, беренче тапкыр булгандыр. Парламент дәресе дигәч тә, иң әүвәл, бик тә җитди, күңелсез дәрес күз алдына килә. Әле бит алып баручысы да кем: философия фәннәре кандидаты, профессор, юстициянең икенче класслы дәүләт киңәшчесе, РФның һәм ТРның атказанган юристы, РФ прокуратурасының мактаулы хезмәткәре! Ә дәрес уйлаганнан күпкә кызык һәм җанлы килеп чыкты. Бер сәгать вакытның ничек узганын сизмәдек тә.
Авыл мәктәбен тәмамлаган малайның бик тә журналист буласы килә. Төрле газеталарга мәкаләләр яза, югары уку йортына укырга керергә хыяллана. «Мәктәбемне һәрчак яратып искә алам. Мәктәп миңа олы тормышка юллама бирде», - дип искә ала ул. Ул чакта журналистика факультетына укырга керү өчен ике ел эш стажы кирәк була, шулчак аңа берәү: «Журналист өчен иң әйбәт һөнәр ул - юрист», - дип, юридик факультетка укырга керергә тәкъдим ясый. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган егет тарихтан имтиханны «5»кә биреп, Харьков юридик институтына укырга керә. Уку йортын тәмамлаганнан соң, күп җирләрдә эшләргә, чит шәһәрләрдә булырга туры килә. 2000 елдан ТР прокуроры булып эшли башлый.
Алия ГАЯЗОВА
Язманың тулырак вариантын газетаның 94нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250