Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Премьер-министр 10нчы гимназиядә

Күренекле якташыбыз, бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулуга багышланган юбилей тантанасы шәһәребезнең 10нчы гимназиясендә узды.

Шушы көннәрдә татар дөньясы, үзеннән зур мирас калдырган шәхеснең иҗатын зурлап искә ала, юбилеена багышланган чаралар үткәрә. Районда иң күләмле бәйрәмнең нәкъ менә 10нчы гимназиядә узуы очраклы түгел, әлбәттә. Инде ничә елдан бирле гимназиядә К.Насыйри укулары уза, 1995 елдан бирле аның исемендәге музей эшли, монда 200ләп экспонат тупланган. Шулай ук якташыбыз исемендәге премиягә лаек булуы да күп нәрсәләр турында сөйли. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, район башлыгы Александр Тыгин һәм башка дәрәҗәле кунаклар да катнашты. Килгән кунакларга кыска гына вакыт эчендә бик күп өлкәләрне үз эченә алган язучының тормышын гимназиянең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова һәркемгә аңлаешлы итеп сөйләп чыкты. Сөйләп кенә түгел, ә XIX гасыр яшәешен чагылдырылган күренешләр дә тәкъдим ителде. Тулырак язма җомга газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев