Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Полицейский- Кыш бабай

Җирле газеталарда "Полицейский- Кыш бабай" дип аталган бөтенроссия хәйрия акциясе үткәрелү турында хәбәр басылып чыгуга, Яшел Үзәннең битараф булмаган кешеләре полициянең балигъ булмаганнар бүлегенә мохтаҗларга өс киемнәре, канцтоварлар, азык-төлек, уенчыклар алып килә башлады. Яшел Үзән муниципаль районында акция әле дәвам итә. Карамыл Тау, Васильево, Осиново, Зур Ключида тәртипсез гаиләләрдә тәрбияләнүче...

Җирле газеталарда "Полицейский- Кыш бабай" дип аталган бөтенроссия хәйрия акциясе үткәрелү турында хәбәр басылып чыгуга, Яшел Үзәннең битараф булмаган кешеләре полициянең балигъ булмаганнар бүлегенә мохтаҗларга өс киемнәре, канцтоварлар, азык-төлек, уенчыклар алып килә башлады. Яшел Үзән муниципаль районында акция әле дәвам итә. Карамыл Тау, Васильево, Осиново, Зур Ключида тәртипсез гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм мохтаҗ балалар гадәти булмаган Яңа ел персонажы- погонлы Кыш бабай белән танышты, ул аларга бүләкләр алып килгән иде. Яшел Үзәннең авыр социаль хәлдә калган баласы да өчен дә бәйрәм әзерләнгән иде. Бәйрәмнәрдән соң аларның һәркайсына Яшел Үзән муниципаль районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең акчасына алынган бүләкләр тапшырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре исә балаларга тематик бүләкләр һәм караңгыда яктыра торган беләзекләр бүләк итте.

23 декабрьдән бирле Яшел Үзән полицейскийлары 220 гаиләдә булып, барлыгы 300 бүләк тапшырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев