Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Париж Сабан туенда өчпочмак 576 сум торган

Узган атнада район башлыгы Александр Тыгин рес­публика делегациясе составында Парижда булып кайтты. Аны анда нинди җилләр ташлаган соң?

Билгеле булганча Татарстанның соңгы елларда торгызылган тарихи мирас һәйкәлләре ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә керү өчен көрәшә. Шуларның берсе - районыбыз территориясендә урнашкан Зөя кала-утравы. Процесс авырлык белән бара, шуңа күрә мондагы мәдәни хәзинәләр турында бар дөньяга белдерү кирәк. Парижда, Россия илчелегендә ЮНЕСКО карамагындагы төрле ил илчеләре катнашындагы чарада утрауның Успенский Богородицкий монастырен тәкъдир иттеләр. Илчеләр Успенский чиркәвендә сакланып калган уникаль фрескалар, утрауның тарихы, табигате турында чыгышларны тыңлады. Ә инде Татарстанда ике дин вәкилләренең тату яшәвенә сокланмый мөмкин түгел. Бу ничек шулай? Моны аңлау өчен татарның җанын аңларга кирәк. Ә аны Сабан туеннан башка эшләп булмый торгандыр. Бөтен күңелен, йөрәген ачып сала бит ул милли бәйрәмебездә.
Күп илләрдә, җирләрдә үткәрелә ул хәзер. Парижда, Марс кырында үткәрелгәне дә башкалардан әллә ни аерылмый: шул ук уеннар, йолалар, җыр-бию. Татарлар бәйрәмне үткәрү өчен вакытны сайлый белгән, хәзер Парижда иң матур, ямьле вакытлар, дип мактау сүзләрен дә җиткергән Париж мэры Анн Идальго.
Әйе, «иң» кисәкчәсен бик күп кулланырга була бу бәйрәм турында язганда. Иң җитез уенчылар, иң оста артистлар, иң шәп батырлар катнаша татар сабан туенда. Капчык сугышы, катыктан тәңкә эзләү, аркан тартыш, су ташу кебек уеннар Франция татарлары өчен яңалык булмаса да, французлар өчен иң кызык тамашалар булды. Һәм алар анда рәхәтләнеп катнашты да.
- Миңа татар-башкорт көрәше аеруча ошады. Нинди генә илләрдән юк иде биредә батырлар. Чын Алып батырлар - мускуллары уйнап тора! Бездәге кебек авырлык белән түгел, осталык белән алдыралар. Аннары барыбызның да яратып ашый торган өчпочмакны сатып алу өчен чират торулары гаҗәпләндерде. Шулкадәр тәмле булмаса, бер өчпочмак өчен 9 евроны чыгарып салмаслар иде, - дип, Париж Сабан туеннан алган тәэсирләре белән уртаклашты район башлыгы Александр Тыгин.
Шулай, горурланырлык шул ул безнең Сабан туебыз. Кайда гына үткәрелмәсен, Париждамы ул, гади бер татар авылындамы, ел буе сагынып сөйләрлек булып истә кала. Ә Яшел Үзәндә быел Сабан туе 2 июльдә, район авылларында 1 июльдә үткәрелә.
Радик Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X