Озын гомер телибез сезгә, кадерле ветераннар!
25 мартта Казанда «Хәйрия елы - 2014» республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшырды.
- Без тарихыбызны, безнең киләчәгебез өчен гомерләрен кызганмаучыларны мәңге хәтердә тотарга тиешбез, - диде ул.
Бүләкләнүчеләр арасында Әйшә авылында яшәүче Әнвәрия Сафиулла кызы белән Әхәт Тәхият улы Латыйповлар да бар иде. Алар менә 68 ел бергә тату гомер итә, биш бала - ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергән. Үзләренекеннән тыш, уллыкка тагын бер малай алып үстергән игелекле җаннар. Әхәт Тәхият улы - Бөек Ватан сугышы ветераны. Совет Армиясе сафына 1942 елның сентябрендә алынган. 1943 елның мартында «Курск дугасы» операциясе барышында каты яралана. Госпитальдән соң туры өенә - Алпар авылына кайта. Кладовщик булып та эшли, МТСта механик булып та. Намуслы эше өчен күп бүләкләргә лаек булган.
Хатыны Әнвәрия ханым - аның гомерлек таянычы. Ул да тыл хезмәтчәне. «Овощевод» совхозында тырыш хезмәт куйган кеше. Алар менә инде 40 елдан артык Әйшә авылында матур гомер кичерә. Хәзер аларның 6 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә, кадерле ветераннарыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев