Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Осиновода Россия героена мемориаль такта куелды

Осиново бистәсенең «Радужный» микрорайонының торак йортына Россия Герое Марат Әхмәтшинга истәлек тактасы куелды.

2016 елның 3 июнендә Пальмира дип аталган Сирия шәһәрендә капитан Марат Әхмәтшин ике дистә экстремистка каршы берүзе каршы тора. Аны әле исән килеш табып алалар. Кулында чекасы алынган граната була. Россия офицеры әсир төшмәс өчен үләргә дә әзер була. Аның тирәсендә җир яна. Капитан өч җирдән яралана, күп кан югалта.
Марат Әхмәтшинның өч баласы ятим калды. Истәлек тактасы кую тантанасында микрорайонда яшәүчеләр, туганнары, дуслары һәм хәрбиләр катнашты. Такта Россия Герое гаиләсе яши торган йорт диварына беркетелде.
- Район һәм Осиново авыл җирлеге администрациясенә, ярдәм иткәне һәм мине аңлаганы өчен, чын күңелемнән рәхмәт белдерәм.
Мин Марат истәлегенә тактаны нәкъ менә шушында урнаш­тыруларын сораган идем. Бу турыдан үтеп йөрү авыр булыр - көн саен аның фотографиясен күрү һәм иремнең инде безнең янда мәңге була алмавын искә төшерү җиңел булмаячак. Шулай булса да, нәкъ менә шушы йортта, гаиләбез яшәгән йортта Марат Әхмәтшинның барельефы куелуга мин бик шат, - дип уртаклаша үзенең хисләре белән Марат Әхмәтшинның тол калган хатыны Гүзәл Әхмәтшина.
Офицер үз бурычын актык тамчы канга кадәр үтәде. Ул иптәшләрен ташламады, куркып калмады. Ул үзен Ватанга тугры солдат, батыр кеше булуын күрсәтеп, яшьләргә үрнәк булды. Барельеф яныннан үткәндә һәр бала «Әни, бу кем?» дип сораячак бит. Ә әни кеше Марат Әхмәтшинның батыр­лыгы турында сөйләячәк. Шулай без якташыбыз турында берничә буынга җиткерәчәкбез.
Илсөя Завилейская

Наталия Фролова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X