Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Осиновода хәтер һәм кайгы көнен билгеләделәр

Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә.

22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Бүген илебез канкойгыч сугышта башларын салган каһарманнарны искә ала. Осиново халкы да бүген хәтер көнен зурлап мемориаль комплекс янында уздырды. Мәктәп яны лагерына йөрүче 500ләп бала да бу көнгә зурлап әзерләнгән. "День победы" җырын да күмәкләшеп башкардылар. Шулай ук 9 майда "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар янә урамга чыкты. Шунысы мөһим: беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган. Һәм яшь буын да тарихны белеп, әби-бабаларының үткәнен өйрәнеп үсәргә тиеш.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев