Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы Ачасырның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Борһан ага Хөснетдиновка 90 яшь тулды

7 яшендә көтүче булып эшли башлаган Борһан абый, мәктәпкә кереп, укырга да өйрәнмәгән. Шулай булса да Бөек Ватан сугышында элемтәче булып хезмәт иткән һәм Берлинга кадәр барып җиткән. Аның батырлыклары турында күкрәгендәге орден-медальләре сөйли. Сугыштан соң гына хәреф танырга өйрәнеп, шоферлык һөнәрен үзләштергән. Һәм гомере буе, пенсиягә чыкканчы һәм, хәтта...

7 яшендә көтүче булып эшли башлаган Борһан абый, мәктәпкә кереп, укырга да өйрәнмәгән. Шулай булса да Бөек Ватан сугышында элемтәче булып хезмәт иткән һәм Берлинга кадәр барып җиткән. Аның батырлыклары турында күкрәгендәге орден-медальләре сөйли.

Сугыштан соң гына хәреф танырга өйрәнеп, шоферлык һөнәрен үзләштергән. Һәм гомере буе, пенсиягә чыкканчы һәм, хәтта чыккач та, озак еллар "Совет" колхозында машина йөртүче булып эшләгән.

Борһан аганы юбилее белән котлыйбыз һәм сәламәтлек телибез.

Борһан Хөснетдинов турында тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев