Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәтиҗәләр елдан-ел әйбәтләнә

11 укучы төрле фәннәр буенча имтиханнарда 100 балл җыйган Менә чираттагы тапкыр уку елы да узып китте. Чыгарылыш укучылары дәүләт имтиханнарын тапшырып, кулларына аттестат алды һәм, очар кошлар кебек, төрлесе төрле якка таралышты. Кемдер хәзер уку йортларының ишекләрен ачса, кемнәрдер хезмәт юлын сайлый. Кыскасы, һәммәсе яңа тормыш юлына баса. Хәзер...

11 укучы төрле фәннәр буенча имтиханнарда 100 балл җыйган
Менә чираттагы тапкыр уку елы да узып китте. Чыгарылыш укучылары дәүләт имтиханнарын тапшырып, кулларына аттестат алды һәм, очар кошлар кебек, төрлесе төрле якка таралышты. Кемдер хәзер уку йортларының ишекләрен ачса, кемнәрдер хезмәт юлын сайлый. Кыскасы, һәммәсе яңа тормыш юлына баса. Хәзер чыгарылыш укучыларының бердәм дәүләт имтиханын ни дәрәҗәдә тапшыруына нәтиҗә ясарга, хата-кимчелекләрне барларга гына кала.
Яшел Үзән районының белем бирү учреждениеләрендә 637 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырды быел (374е - шәһәрдә, 245е - районда, 18е - кичке мәктәптә). Алар дәүләт аттестациясен ике төрле формада бирде: бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында (мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм ябык типтагы махсус уку йортларын тәмамлаучылар өчен).
- Имтиханнар тапшыруны нәтиҗәле итү максатыннан, быел без ресурс үзәкләре булдырдык. Укучылар 1нче һәм 9нчы лицейларда, 3нче гимназиядә һәм 11нче мәктәптә аерым фәннәр буенча БДИ бирүгә әзерләнде, - дип сөйли муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева. - Аларда ел дәвамында, укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен кулланып, семинар-практикумнар узды. Чыгарылыш укучыларын БДИ бирүгә сыйфатлы әзерләү максатыннан, муниципаль план төзелеп, «риск төркеме» билгеләнде һәм андыйларга шәхси остазлар беркетелде.
Р.Афанасьева билгеләвенчә, укучыларның 99 проценты, ягъни 629ы БДИны уңышлы тапшырып, документ алган. Алар барлыгы 11 фән буенча сыналган. Кызганычка, муниципаль район буенча татар теле һәм әдәбиятыннан нибары дүрт укучы гына бердәм республика имтиханын тапшырырга батырчылык иткән (10нчы гимназия, 14нче лицей, Васильевоның 1нче кадет мәктәбе, С.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе). Рус теле белән математика мәҗбүри булып исәпләнсә, калган фәннәрне укучылар үзләре сайлаган. Күбесе җәмгыять белеменә өстенлек биргән (46 процент), ә география иң азы, нибары 6 кеше.
- Баллар белән исәпләгәндә нәтиҗәләр дә түбәндәгечә, - дип сүзен дәвам итә Рәйсә Афанасьева, - рус теле буенча уртача 66,0 балл булып, ул былтыргыдан югарырак (2012 елда - 63,8, 2011дә - 60,4 балл). Математикадан 56,24 балл җыелып, ул 2012 ел нәтиҗәсеннән 7,94 баллга югары булды. Бу балларны район һәм шәһәр мәктәпләренә бүлсәң, шәһәр укучыларының нәтиҗәсе югарырак. ЯҮМРда рус теле буенча уртача 64,3 балл җыю максат итеп куелды һәм безнең укучылар аны уңышлы җиңеп чыкты. Уртача республика күрсәткече 67,18 балл иде. Математикадан 48,8 балл җыелырга тиеш булып, ул шулай ук югарырак булды. Уртача республика күрсәткече - 56,06.
Сайлап алынган фәннәрнең барысы буенча да баллар югары булды дип әйтергә кирәк. Мәсәлән, физикадан уртача 60,93 балл, химиядән - 76,61, биологиядән - 69,69 балл һәм башкалар. 273 укучы БДИдан 80нән артык балл җыйган. Бу чыгарылыш укучыларының 42,9 процентын тәшкил итә.
Ә менә 11 укучы имтиханда 100 балл җыйган. Рус теле буенча: Полушина Елизавета (9нчы лицей, укытучылары - Розалия Маракаева, Светлана Никитина); Кузюрина Юлия (10нчы гимназия, укытучысы - Лилия Хәерова); Платонов Иван (9нчы лицей, укытучысы - Иван Филиппов.
Химиядән: Сәлахова Айгөл, Слесарева Анна (9нчы лицей, укытучысы - Галина Кушниковская); Сергина Полина, Сергина Алина, Лиханова Юлия (3нче гимназия, укытучысы - Татьяна Прокофьева); Абдрахманов Илнур (1нче лицей, укытучысы - Надежда Потапова); Баһаветдинова Алсу, Маркунина Наталья (15нче урта мәктәп, укытучысы - Илсөяр Яруллина). Былтыр исә рус теле буенча 100 балл җыючылар нибары 2 кеше булган. Шуны да билгели Рәйсә Афанасьева, медалистларның барысы да БДИ нәтиҗәләре буенча югары статусны аклаган. Әмма быел 6 укучының төп имтиханны тапшыра алмыйча мәктәптән аттестатсыз чыгуы гына кызганыч. Һәм тагын да кызганычы аларның күбесе район мәктәпләренә туры килә. 2012 елда документсыз калучылар 13 кеше булган (2011 елда - 53, 2010 елда - 54, 2009 елда - 90). Димәк, уңай якка үзгәреш күз алдында, әмма «икеле капчыклары» ачыкланып торганда тынычланырга урын юк. Имтихан тапшырган мәктәпләрдә киләсе уку елында белем бирү сыйфатына игътибарны арттырырга, хаталарны төзәтергә туры киләчәк. Гомумән алганда, югары балл җыючылар саны артканда да, нәтиҗәләрнең уртача республиканыкыннан кимрәк булуы әлегә безне бизәми. Бердәм дәүләт имтиханы укучы-укытучыларның, ата-аналарның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, көзгесе дә инде ул.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев