Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Норлат Сабан туена әзерләнә

Тиздән халкыбызның яраткан милли бәйрәме Сабантуе җитә. Әле бәйрәмгә кадәр борынгыдан килгән йолаларыбызның берсе сөлге җыюны башкарасы бар.

Элегрәк елларда сөлгене көзен армиягә китәсе җиткән егетләр җыя торган иде. Гармуннар белән җырлар җырлап, билләренә сөлге бәйләгән егетләр килгәнне күргәч, яшерәк чакларыбызда оялып кына бүләкләребезне суза торган идек. Аеруча яшь киленнәр Сабантуйга диеп, үзләренең бирнә бүләкләрен,чиккән сөлгеләрен бирәләр. Сөлге җыйган көнне бирә алмаганнар, бәйрәм көнне, чабышта иң соңыннан килгән атның муенына сөлгеләрен, яулыкларын бәйлиләр.Бу матур йоланы менә икенче ел инде мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән бергә бик матур итеп, атларга утырып, гармуннар уйнап оештыралар. Милли йолаларыбызны кадерләп саклыйсы иде!

Автор фотолары.

Розалия Ибрагимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев