Яшел Үзән

Норлат грандиоз планнар белән яши

Традиция буенча ел башында уздырыла торган халык җыеннарына старт бирелде. Узган атнада ул Октябрьский, Мамадыш-Әкил, Карагуҗа, Норлат җирлекләрендә узды. Соңгысында «Яшел Үзән» журналистлары да булып, халыкның моң-зарын ишетеп кайтты.

Җиде торак пунктны берләштерүче Норлат авыл җирлегендә 3541 кеше исәпләнә. Җирлек бюджетының керем өлеше үз табыш (физик затларның җир, милек салымы) хисабына шулай ук салымнан тыш килгән керемнән формалаша. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов 2017 елга куелган максат һәм бурычларга тукталды. Быел исә авылда зур үзгәрешләр көтелә. Әле кайчан гына биредә клуб ябыла дип шау-шу купкан иде, инде менә быел ТР Президентының «Авыл клублары» программасы нигезендә 300 урынга исәпләнелгән яңа бина салыначак. Косякау авылындагысына капиталь ремонт ясалырга тиеш. Китапханә һәм яшүсмерләр клубы урнашачак «Ателье» бинасында да төзелеш тәмамланыр дип көтелә. Гагарин урамы буенча 1 чакрым озынлыкта тротуар салыну да планда бар. Шулай ук дәваханәнең стационар һәм поликлиникасы төзекләндереләчәк. Быел башкарылырга тиешле зур эшләрнең кайберләре генә әле бу. Ринат Баһаветдинов чыгышыннан соң, район башлыгы Александр Тыгин сүз алды. Гадәттәгечә, Норлатта аңа сораулар күп иде.
- Норлатта көмешкә куучыларның бизнесы чәчәк ата. Яшьләр, ир-атлар эчә. Ни өчен алар белән максатчан рәвештә көрәш алып барылмый? Алар бит беркемнән курыкмый, үзләренең популяр булуларына һәм уңышлы эшләүләренә сөенеп кенә яши.
- Мондый сорау киләсе җыенда булмаска тиеш, - диде район башлыгы Александр Тыгин Норлат полиция бүлеге җитәкчесе Рафис Галиевка мөрәҗәгать итеп. - Самогон куучылар белән бер участковый гына көрәшә алмый. Монда һәркем булышырга тиеш. Участковыйның телефон номеры барчагызда да булсын. Хәзер бит техника заманы, фотога төшереп җибәрәсе озак түгел.
- Без, авыл халкын даими сайлауга, референдумга барырга өндиләр, үзсалым акчасын җыярга кушалар. Ә район үзе хәтта Яңа ел бүләкләре дә бирмәде. Оят!
- Кемгә оят булырга тиештер әле монда. Салымны тулысынча җыеп бетерә алмагансыз. Бүләк белән авырлык бөтен республика буенча бар иде. Предприятиеләр ярдәме белән 12 мең балага бүләк ала алдык.
- Авылыбызда яшь педагоглар, тәрбиячеләр күп, әмма аларга эш юк. Эш урыны бар барын, әмма пенсия яшендәгеләр эшләү сәбәпле урнаша алмыйбыз.
- Без кешене яше, милләте буенча аера алмыйбыз!
- Элек район башлыгы БДИ биргәндә югары балл алган укучыны, ул укучыны әзерләгән укытучыны билгеләп уза иде. Әлеге традиция сакланамы?
- Әлеге схема сакланган. Быел бары тик 100 баллга лаек булучыларны бүләкләдек. Иң яхшы мәктәпләр рейтингына 5нче гимназия керде. Районнан Раифа, Осиново мәктәп­ләрен атарга булыр иде.
- Ни өчен поликлиникада бахила юк? Пациентлар даруханәдән 5 сумга сатып алырга мәҗбүр.
- Поликлиникада бахила кию мәҗбүри түгел, берничә кабинетка кергәндә генә кирәк ул. Районның барлык поликлиникаларын бахила белән тәэмин итү өчен 2 млн сум акча таләп ителә. Бу суммага медикаментлар алу мөмкинлеге бар, - дип җавап бирде районның баш табибы Илгиз Һидиятов.
Шулай ук авыл эчендә йөрүче зур йөк машиналарын әйләнгеч юлдан йөртеп булмыймы, боз кичүен 100 сум итеп үзгәртә алмыйсызмы дип тә мөрәҗәгать итүчеләр булды. Җәен ял итү өчен бердән-бер урын булган плотина язмышы өчен дә борчыла халык. Бу сорауга район башлыгы күлнең өске өлешен генә хайваннар үрчетү өчен вакытлыча арендага бирдек дип җавап тотты.
Норлатта үзсалым акчасы бик авырлык белән җыела. Узган ел ахырында һәр кеше башыннан 200 сум җыю хакында референдум узган. Һәр җыелган бер сум өчен дәүләт 4 сум өстәвен дә яхшы беләбез. Ул акчаны нинди максатларда тотарга мөмкин булуы да сер түгел. Ә инде кайсы урамда күпме кеше яшәп, күпмесе акча тапшырганы турындагы таблица җыен барышында экраннан төшмәде. Соңыннан Роза ханым Ягудина түзмәде булса кирәк, җыенны тәмамлап, үз фикерен җиткерде:
- Космонавтов урамында 38 кеше яши, шуларның бары дүртесе үзсалым акчасын биргән. Өчесе безнең гаиләдән булса, берсе - күршебез. Ә бит урамыбызда пенсия яшендәге карт-карчыклар яшәми. Күбесенең елга бер тапкыр җыела торган 200 сумны бирү мөмкинлеге бар, бюджет өлкәсендә эшлиләр. Күршеләрем өчен оят!
Чынлап та, норлатлылар күбрәк канәгатьсезлек белдереп, зарланырга ярата. Ә инде авылның бүгенгесе һәм киләчәге өчен үзеңнән дә өлеш кертергә дигәндә ярдәм итүчеләр аз. Соңгы 2-3 елда тамырдан үзгәргән Бакырчы авылын гына алыйк, күпме яңалык! Бу авылны дәүләт кенә күтәрде, дип әйтергә ашыкмыйк, алар үзсалым акчасын соңгы елларда 600 сум исәбеннән җыя. Каршы килүче юк, чөнки һәр эш - күз алдында.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: