Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әнисе дә, кызы да – укытучы

Быел шәһәр һәм район мәктәпләренә 22 яшь укытучы эшкә килде. 10нчы гимназия укытучысы Алсу Вахитова - шундый яшь мөгаллимнәрнең берсе. Җайлы туры килгән Алсуга. Яшь булуына, Идел буе (Казан) федераль университетын тәмамлап, беренче ел гына укытуына карамастан, үзе теләгән сыйныфны - беренчеләрне ышанып тапшырганнар аңа. Мөгаллимнәр династиясеннән булуын да исәпкә...

Быел шәһәр һәм район мәктәпләренә 22 яшь укытучы эшкә килде. 10нчы гимназия укытучысы Алсу Вахитова - шундый яшь мөгаллимнәрнең берсе.
Җайлы туры килгән Алсуга. Яшь булуына, Идел буе (Казан) федераль университетын тәмамлап, беренче ел гына укытуына карамастан, үзе теләгән сыйныфны - беренчеләрне ышанып тапшырганнар аңа. Мөгаллимнәр династиясеннән булуын да исәпкә алган бу очракта мәктәп җитәкчелеге. Укучылары бик ярата үзен. Янәшәсендә ышанычлы терәк-таянычы да бар Алсуның. Әнисе Гөлнара Вахитова - 25 елдан артык гомерен үзе укып чыккан 10нчы гимназиядә балаларга белем бирүгә багышлаган мөхтәрәм шәхес (рәсемдә кызы Алсу һәм I сыйныф укучылары белән). Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык фидакарь хезмәте өчен, бик күп бүләкләргә, шул исәптән, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булган югары квалификацион категориядәге укытучы. Мәгърифәтле, укымышлы нәселдән алар.
- Гарифулла бабам 30-40нчы елларда Апас районы мәктәпләрендә балаларны укырга, язарга өйрәткән, - дип искә ала нәсел шәҗәрәсе турында Гөлнара Вахитова.
- Мәгарифнең иң авыр тармагында - башлангыч сыйныфларда белем биргән. Әтиемнең энесе Рашат абый, университетның журналистика факультетын тәмамласа да, лаеклы ялга чыкканчы, Апас районы мәктәпләрендә тарих фәнен укытты.
Мөгаллимлек эшен бүген кызлары Алсу дәвам итә.
- Кызыбыз, мәктәптә балалар белән эшләүнең бөтен шатлык-сөенечләрен, борчу-мәшәкатьләрен күреп үскәнгә күрә, укытучы эшен йөрәк кушуы, күңел таләбе буенча үзе сайлап алды, - дип сөйли Гөлнара Вахитова. - Мин олырак балаларны яратсам, Алсу кечкенәләр белән эшләүне кулай күрде һәм без аның бу уй-ниятен хупладык гаиләдә. Кечкенәләрне бик тә ярата ул. Беренчеләре дә өзелеп тора аның өчен. Нибары бер ай укуга карамастан, ярату-хөрмәт итүләрен белдереп, укытучыларына хат язалар, рәсем ясап бүләк итәләр.
Алсу дәресләрен, әнисе кебек, кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрергә омтыла. Язма эшләрне башкарганда, рәсем ясаганда Моцарт кебек бөек композиторлар әсәрләрен тыңлый беренче сыйныф балалары. Дәрес вакытындагы 5 минутлык физкультминутларны, экрандагы укытучы-тренер хәрәкәтләрен кабатлап, музыка астында үткәрәләр. Буш вакытларында да бергә. Күптән түгел генә әти-әниләр белән берлектә шәһәрнең сәнгать музеена сәяхәт кылганнар.
-Уңдык без әниле-кызлы Гөлнара һәм Алсу Вахитовалардан,- дип сөйли гимназия директоры урынбасары Миләүшә Нәҗметдинова. - Икесе дә - иҗади эшли белән торган укытучы. Быел урта мәктәпне тәмамлаган 7 укучыбыз, химиядән имтиханны уңышлы тапшырып, Казан дәүләт технология университетына (КХТИ) укырга кергән икән, бу үз фәненә гашыйк Гөлнара Газиз кызының тырыш хезмәте нәтиҗәсе дигән сүз.
Алма агачыннан ерак төшми, ди безнең халык. Балаларга белем бирүне үзләренең яшәү девизы итеп алган 10нчы гимназия укытучылары Алсу һәм Гөлнара Вахитовалар - моңа ачык мисал.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев