Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нигә шулкадәр күп түләтәләр?

Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә сентябрь аена торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм квитанцияләр килә башлагач, күпләрдә ул аңлашылмаучылык тудырды. Җылылыкны бирә дә башламадылар, ә түләүләр бер ай җылы биргән кадәр билгеләнгән. Аның сәбәбен информацион-исәп-хисап үзәге җитәкчесе Елена Измайлова аңлата: - Исәп-хисаплар юктан уйлап чыгарылмаган. Исәпләү приборлары булмаган йортларда яшәүчеләргә генә җылылык өчен шулай...

Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә сентябрь аена торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм квитанцияләр килә башлагач, күпләрдә ул аңлашылмаучылык тудырды. Җылылыкны бирә дә башламадылар, ә түләүләр бер ай җылы биргән кадәр билгеләнгән. Аның сәбәбен информацион-исәп-хисап үзәге җитәкчесе Елена Измайлова аңлата:
- Исәп-хисаплар юктан уйлап чыгарылмаган. Исәпләү приборлары булмаган йортларда яшәүчеләргә генә җылылык өчен шулай күбрәк түләргә туры килә, ягъни исәпләү норматив буенча алып барыла. Элек ул сумманы 12 айга бүлеп түләргә кирәк иде, - дип сөйли үзәк директоры. - Әмма бу схема да халыкта һаман канәгатьсезлек тудырып торган иде. Чөнки җәйге эсседә берәүнең дә җылы өчен түлисе килми бит. Ә хәзер җирле власть счетчиксыз йортларда яшәүчеләргә акчаны елның сигез аена (сентябрь-апрель) бүлеп түләтергә карар кылды. Шуны ассызыклап әйтәм: бу түләү ягу чорының кайчан башлануына яисә тәмамлануына бәйле түгел! Ә инде май, июнь, июль һәм август өчен түләүләр билгеләнми, котельныйлар эшләгән очракта да.
Е.Измайлова сөйләвенчә, җылылык өчен исәпләү приборлары куелган йортларда хәл башкачарак тора. Аларда яшәүчеләр чынбарлыкта күрсәтелгән хезмәт өчен генә түли.
Информацион-исәп-хисап үзәге исәпләүләренә караганда, җылылыкны исәпләүче приборлар куелган йортларда яшәүчеләр приборсыз йортларга караганда азрак түли.
Тагын шуны искәртергә кирәк, норматив буенча түләгәндә, йортның ничә катлы һәм кайсы елда төзелгән булуы исәпкә алына. Мәсәлән, Столичная урамындагы 10нчы һәм 43нче йортларда 1 квадрат метрны җылыткан өчен тариф 2013 елның сентябрендә 32,91 сум булган (2012 елда - 29,93 сум), ә Ленин урамындагы 10нчы йорт өчен ул 40,23 сум (2012 елда - 36,59 сум).
Бәяләрнең болай сикерүе ТКХ өчен тарифларның 2013 елның 1 июленнән артуына да бәйле. Ресурслар белән тәэмин итүче Яшел Үзән җылылык челтәре өчен 1 гкал 1482,87 сум итеп билгеләнгән, НДСны исәпләп, ул 1 июльдән - 1348,66 сум.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев