Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ничек яшәргә икәнен үзебез хәл итәбез

Яшел Үзәндә шәһәрдә яшәүчеләр һәм идарәче компанияләре хезмәткәрләре җыелышлары бара. Билгеләнгән ишегалларының яртысында андый җыеннар булды инде. «Яшел Үзән» газетасы журналистлары Тургенев урамының 29нчы, К.Маркс урамының 61а һәм Фрунзе урамының 12нче йортлары ишегалларында уздырылганнарында катнашты.

Җыенда төп мәсьәләләр түбәндәгеләр иде - коммуналь хезмәтләргә түләү, ОДН, җылылык өчен зур сумма түләү. Моннан кала яшәүчеләргә видеокамераларга ихтыяҗ, ишегалларын төзекләндерү, кар түгү мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк иде.
Урам себерүче хезмәте тарифына карны түгү кертелмәгән. Шуңа күрә күп катлы йортларда карны түгүне биредә яшәүчеләр үзләре хәл итә. Әгәр җыелучылар түләргә дип карар кылса, кар түгеләчәк, юк икән, кар тавы шул урында калачак. «Монда инде «Ни өчен апрель уртасына кадәр ишегалдында кар ята, эреп подвалларга ага!» дигән сүзләр артык булачак. Бу сорауны үзегезгә бирәчәксез!» - диде җыелышта катнашучыларга «Жилкомплекс» идарәче компания директоры Татьяна Шибалова.
- Мин күпкатлы йортның беренче катында яшим, мине подвалны су басу мәсьәләсе бик борчый. Дымлы, подвалдан күгәрек менгән квартирда яшәгәнче, артык акча түлим мин, ремонт бик кыйммәт бит хәзер, - ди Тургенев урамындагы 29нчы йортта яшәүче Марат Гаязов.
Быел йортларда яшәүчеләр җые­лышларында «Таттелеком» компаниясе һәм полиция хезмәткәрләре катнашты. Һәм видеокүзәтүнең өстенлекләре турында җиткерде. Без инде видеодомофоннарның өстенлеге турында язган идек, кабатлап тормыйбыз. Сораштыру шуны күрсәтә: яшь гаиләләр, балаларының яки транспортларының куркынычсызлыгын тәэмин иткән өчен ай саен 40 сум түләп барырга әзер.
Югарыда язылганнарга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: безнең бик уңайлы, җайлы яшисебез килә, әмма хәтта үзебез яшәгән йортта да проблемаларны хәл итәргә ашыкмыйбыз. Мондый җыелышларда 10-15тән артык кеше катнашмады бит. Шуңа күрә идарәче компанияләр бюллетеньнәр таратып, бу мәсьәләләрне хәл итәргә карар кылды. Монда инде халык активрак булыр дип ышанабыз. Ничек начар яшәвебез турында дәгъвалар язып ятканчы, булган проблемаларны бергәләп хәл итү күпкә яхшырак бит, килешәсездер.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев