Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Министр балалар һәм әти-әниләрне котлады

Бүген, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов котлау сүзләре җиткерде.

- Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр! Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь көне кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү - ул безнең бурыч.

Сезгә һәм әти-әниләрегезгә бәхет һәм сәламәтлек телим, һәрчак аларның игътибарын, мәхәббәтен һәм күңел җылылыгын тоеп яшәгез. Йөзегездән елмаю китмәсен, күңелегездә якты хисләр генә ташып торсын. Әти-әниләрегез сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар иде.

Халыкара балаларны яклау көне сөенечле мизгелләр - көтеп алган каникуллар башлану чоры белән туры килә. Җәй айларын истә калырлык һәм кызыклы итү максатыннан сезнең өчен 1300дән артык төрле программаларга һәм профиль сменаларга корылган җәйге сәламәтләндерү лагерьлары эшлиячәк.

Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Бәйрәм белән! - диелгән министрның котлавында.


Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев