Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Мин биредә яшим икән, димәк, бу – минем мәктәбем!»

Татарстанда ТР Президенты Р.Миңнеханов инициативасы белән «Үз мәктәбеңә булыш!» акциясе башланып китте. Яшерен-батырын түгел, мәктәпләрдә хәзер классларны ремонтлау ата-аналар җилкәсенә төшә. Алар ел буе акча туплап, җәй көне классларны ремонтларга тиеш. Хәер, тиеш түгел, мәҗбүр, чөнки мәгариф идарәсе барлык мәктәпләрдәге классларны ремонтларга тиешле акча белән тәэмин ителми, һәрхәлдә, мин балаларны...

Татарстанда ТР Президенты Р.Миңнеханов инициативасы белән «Үз мәктәбеңә булыш!» акциясе башланып китте.
Яшерен-батырын түгел, мәктәпләрдә хәзер классларны ремонтлау ата-аналар җилкәсенә төшә. Алар ел буе акча туплап, җәй көне классларны ремонтларга тиеш. Хәер, тиеш түгел, мәҗбүр, чөнки мәгариф идарәсе барлык мәктәпләрдәге классларны ремонтларга тиешле акча белән тәэмин ителми, һәрхәлдә, мин балаларны укыткан дәвердә бу шулай булды. Әти-әниләр үз балаларын укыткан чорда кулдан килгән ярдәмне күрсәтәләр анысы.
Мәктәпнең төп максаты - баланы белемле чын кеше итеп тәрбияләп чыгару. Чын кеше дигәндә уңыш казанырлык кешене (руслар әйтмешли, успешный) күз алдына китерәм. Ул инде ярдәмгә мохтаҗларны бервакытта да онытмый. Соңгы егерме-егерме биш елда шундый мохтаҗлар арасында мәктәпләрне күрү кызганыч, минемчә, әмма бу шулай. Мәктәпләр гадәттә үзләрендә укып чыккан һәм тормышта ниндидер дәрәҗәгә ирешкән кешеләре белән горурлана. Ә алар туган мәктәпләрен онытмыйлармы, киләләрме, «Апа яки абый, нәрсә белән ярдәм итим?» дигән сорауларны бирәләрме? Үзәк телевидениедән 60 яшендә дә егетләрчә чибәр булып калган, безнең яшьлектә «Бродяга», «Исчезли солнечные дни» җырлары белән популярлашкан күренекле эстрада йолдызының 45 ел туган мәктәбенә килеп түгел, исенә дә төшереп карамавы турында сюжетны шаккатып караганым хәтердә. Миллионерларга ниндидер тиеннәр жәл... Үзен кеше иткән белем учагы өчен...
Ә бездә хәлләр башкачарак. Ел да мәктәпләргә ярдәм итүче эшмәкәрләр, предприятие җитәкчеләре турында язып торабыз. Игелеге телдән-телгә легенда булып йөргән ӘНГАМ ширкәте директоры Әнвәр Миңнуллинны гына алыйк. Ел саен үзе укыган Олы Ачасыр мәктәбен ремонтлауга өлеш кертми калмый.
- Быел да искәрмә булмас! - ди ул.
Җәелеп китеп сөйләргә килештерми, мактаганны яратмый. Һәр ел мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаучыларга бүләкләр тапшыра. Быел ул бүләк акчалата булды (1әр мең сум).
Акция 2013 елның 13 июнендә генә башланды әле. Ә инде аның геройлары билгеле.
Болар: 3нче гимназияне тәмамлаган Татинвестрой ширкәтен гамәлгә куючы Дмитрий Грузков (мәктәпне ремонтлауга шәхси акчасын тоткан).
«Майский» ширкәтенең генераль директоры Илшат Ганиев. Осиново авылында 2 мәктәптә, 3 балалар бакчасында спорт мәйданчыкларын ремонтлаттырган, мебель алырга булышкан.
Горький исемендәге Яшел Үзән заводының генераль директоры Ренат Мистахов Яшел Үзәннең 3 мәктәбен ремонтларга, мебель, спорт инвентаре алырга, спорт мәйданчыкларын ремонтларга булышкан.
ПОЗиС генераль директоры Радик Хәсәнов та 3 мәктәпне ремонтларга, спорт инвентарьлары алырга булышкан.
Дөрес, Дмитрий Вячеславовичтан кала, алар берсе дә бу мәктәпләрне тәмамламаган. «Мин биредә яшим икән, димәк, бу - минем мәктәбем!» принцибы белән яши алар гомер буе.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев