Мөһим вакыйга көтелә
Иртәгә, ягъни 27 июньдә, Казанның Теннис академиясе бинасында «Бердәм Россия»дән Татарстан Президентлыгына кандидатлар сайлаучылар белән очраша.
Исегезгә төшерәбез: 13 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанның берьюлы 12 иҗтимагый оешмасы, Президент праймеризында катнашу өчен, Республика лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Алар арасында - ТР предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, Татарстан Республикасы студентлар лигасы, Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары ассоциациясе, «Без бергә!» Казан шәһәре асрамага бала алучы гаиләләрнең иҗтимагый оешмасы, республика ветераннар оешмалары кебек күптөрле берләшмә вәкилләре бар.
Гүзәл МИНҺАҖЕВА.
Язманың тулырак вариантын газетаның 46нчы саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев