Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Милләт кроссы-2014” чакыра

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды. Әлегә илебездә бу эксперимент сыйфатын гына йөртә. Әмма Татарстан, гадәттәгечә, һәр яңалыкны беренчеләрдән сынарга күнеккән. Республикабыз бу юлы...


Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру быелдан кире кайтарылды. Әлегә илебездә бу эксперимент сыйфатын гына йөртә. Әмма Татарстан, гадәттәгечә, һәр яңалыкны беренчеләрдән сынарга күнеккән. Республикабыз бу юлы да ГТО нормалары иң беренчеләрдән кертелгән 11 төбәк исемлегендә.

Быелның язында Россия Президенты Владимир Путин совет чорындагы ГТО нормативлары комплексын хәзерге шартларга кайтару башлангычы белән чыкты. Россиядә ГТО нормативларын сынап карау төбәкләре арасында, әйткәнебезчә, безнең республика да бар. Быелгы уку елыннан ГТО комплексы мәгариф учреждениеләренә кертелә башлый

Беренче булып җитәкчеләребез ГТО нормативларын үтәп, халыкка үрнәк күрсәтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин винтовкадан атып һәм отжимание ясап, үзенә күрә флешмоб башлап җибәрә. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да сәламәт яшәү образы алып бара, сайлау көнне М.Шорин истәлегенә үткәрелгән марафонда 15 чакрымны яхшы күрсәткечләр белән йөгереп узды. "Авангард" стадионында стритворкаутерлар өчен ачылган мәйданчыкта үзенең бик яхшы физик әзерлеген күрсәтте. Яңа башлангычның асылы шунда - ГТО нормаларын тапшырган кеше үзенең танышына эстафетаны тапшыра.

20 сентябрьдән республикабыз мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында укучылар пневматик һәм электрон мылтыктан ату, сикерү, турникта күтәрелү һ.б. бер төркем күнегүләр ясый башлаячак. Гомумән алганда, ГТО нормалары мәктәп укучылары һәм студентларга гына кагылмый. Аларны 6 яшьтән алып 60ка кадәрге бар кеше тапшырырга тиеш. Әмма барысы да берьюлы түгел дигәндәй - укучылардан башларга, аннан соң аерым муниципаль берәмлекләрне җәлеп итәргә, ә 2017 елдан бөтен халыкны колачларга ниятләнә.

21 сентябрьдә "Маяк" спорт комплексында "Милләт кроссы-2014" бөтенроссия ерү көне үткәрелә. Бу уңайдан яшел үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоровның карары чыкты.

Әйдәгез, барыбыз да мәйданнарга, йөгерү юлларына чыгып, үзебезнең сәламәт яшәргәтеләгебезне тагын бер кат раслыйк. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл булын онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев