Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миллион чәчәкле шәһәрдә кемнең яшисе килмәс!

Яшел Үзән, исеменнән үк күренгәнчә, үзенең яшеллеге белән данлыклы. Әмма табигать тудырган матурлыкта гына яшәү бер, аны кулдан килгәнчә тагын да ямьләндерергә, матурларга кирәк. Шуңа күрә район башкарма комитеты Яшел Үзәнне миллион чәчәкле шәһәр итеп атап, үз алдына амбициоз максатлар куйды.

Әлбәттә, мондый проектлар бар. Мәсәлән, узган гасырның 70нче елларында Донецкины миллион розалар шәһәренә әверелдерделәр. Бу, чыннан да, шулай, Донецкида яшәүченең һәрберсенә берәр роза туры килә. Күрше Ульяновскида ел саен миллион чәчәк утыртыла. Анда бу акция «Яраткан шәһәребезгә - миллион чәчәк» дип атала.
Ә безнең Яшел Үзән проектының бу шәһәрләрдән ике принципиаль аерымлылыгы бар. Беренчедән, үзәк урамнар гына түгел, ишегаллары, балконнар да чәчәккә күмеләчәк; икенчедән, шәһәр һәм районны шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы гына түгел, халык үзе бизи. Проектның максаты - яшел үзәнлеләрдә районыбызны матур итеп күрү теләге уяту.
Яшел үзәнлеләрне бу проектта катнаштыру өчен ЯҮМР башкарма комитеты уникаль конкурс игълан итә. Конкурста өч номинация «Чәчәккә күмелгән балкон», «Иң яхшы клумба» һәм «Иң яхшы ишегалды». Мәгълүмати партнерлар - җирле газеталар.
Җиңүчеләр Шәһәр көнендә бүләкләнәчәк. Иң зур бүләкләр «Иң яхшы ишегалды» номинациясендә катнашучыларга. Беренче урын алучылар 100 мең сумлык беседка белән бүләкләнә, икенче урындагыларга - уртача күләмдәге беседка, өченче урынга - тагын да кечерәк беседка.
«Миллион чәчәкләр шәһәре» проекты быел гына башланды. Ә аның нәтиҗәсе бары тик өч-дүрт елдан гына күренәчәк.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев