Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өметебез төрекләрдә

Татарстанда Зөя мультимодаль логистика үзәге базасында төрек партнерлары белән сәнәгать зонасын оештырырга мөмкиннәр. Бу турыда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «Гебзе» төрек сәнәгать зонасы идарә рәисе Вахид Йылдырым белән очрашуыннан соң билгеле булды.

- Без, GOSB сәнәгать зонасы вәкилләре, Төркиядә генә түгел, чит илләрдә эш эшләү тәҗрибәбез зур. Безнең зона тармагын Татарстанда да оештырыр­га мөмкин, - диде Йылдырым. Ул Зөя үзәгендә бизнес алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылуын ассызыклады.
Газета укучылар белә: әлеге үзәк турында моннан егерме ел элек сөйләнә башлаган иде инде, әмма аның эшли башлавы, ышандырылганча меңнәрчә эш урыннары турында мәгъ­лүмат күренми, проект тоткарлана, сәнәгать мәйданы резедентларны кабул итәргә әзер түгел. Федераль үзәк тә логистика үзәген республика милкенә күчермәкче. Ә республика исә үзәккә партнерлар җәлеп итәргә карар кылды. Монда инде төрекләрнең Гебзе компаниясеннән дә кулае юктыр.
Уртак проектны тормышка ашыру өчен республика җитәкчелеге эшче төркем оештырырга да күрсәтмә биргән иде. Татарстаннан бу төркемгә тиешле ведомстволар белән беррәттән Яшел Үзән муниципаль район вәкилләре дә керде. Узган сишәмбедә әлеге сәнәгать зонасы вәкилләре Яшел Үзәндә дә булып киттеләр. Зәйнәп Нил Сонмез (фотода) җитәкчелегендәге делегация районның икътисади хәле белән танышты. Район башлыгы Александр Тыгинның мультимодаль үзәк чиген шәһәр чигенә кертеп булган очракта, төзелеш эшләрен тагын да тизләтеп булуына шиге юк, бу юнәлештә эш алып барыла.
Бүгенге көндә шәһәр халкының саны 100 мең кешегә җитә. Күпчелеге производствода мәшгуль. Дәүләт оборона заказларын үтәүче заводларның тулаем продукция җитештерү күләме, район икътисадының дүрттән өч өлешен тәшкил итә.
Хәрби продукция генә түгел, тыныч тормышта кулланыла торган товарлар җитештерүне арттырырга тели яшел үзәнлеләр. Ә бу очракта чит ил инвесторларының ярдәме урынлы һәм файдалы булыр иде. Төрекләрне аеруча Яңа Тура технополисы һәм Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге кызыксындыра. Әлегә алар биредә эш күләме белән кызыксына, өйрәнә. Ә Яшел үзәнлеләр исә әлеге үзәкнең тулы куәтенә эшли башлавын түземсезлек белән көтә, Идел аръягы авылларында эшсезлек күпчелекнең үзәгенә үткән.
Зөя мультимодаль логистика үзәге моннан 6 ел элек актив төзелә башлады. Аның беренче чираты 2015 елның декабрендә кулланышка тапшырылды. «Ространсмодернизация» ФКУ мәгълүматларына күз салсаң, 2010-2014 елларда 12,5 млрд сум үзләштерелгән, шуларның 6,54 млрд сумы - Россия федерациясе бюджетыннан, 1,46 млрд сумы Татарстаннан, ә 4,53 млрд сумы бюджеттан тыш чыганаклардан. 2020 елга кадәр үзәк төзелешенә 20 млрд сум кертелергә тиеш.
«GOSB» сәнәгать зонасы Стамбулдан ерак түгел 537 гектар мәйданны били. Ул 1986 елда ачылган. Биредә 156 компания (22 мең кеше) хезмәт куя, шуларның 42се чит илнеке. Зонаның предприятиеләр экспорты 1 млрд доллардан артык, инвестицияләр күләме - 1,35 млрд. Сәнәгать зонасы территориясендә технопарк, банклар, күргәзмә заллары, рекреация үзәкләре эшли.
Радик Сафиуллин.
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев