Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лидер булып калырга

11 гыйнварда «ПОЗИС» ачык акционерлык җәмгыятендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы - республика Премьер-министры Илдар Халиков булып китте. Предприятиедә аны «ПОЗИС» җәмгыяте генераль директоры Радик Хәсәнов, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин, предприятиенең әйдәп баручы белгечләре озатып йөрде. Әлифел ТАРАЗОВА Яшел Үзән муниципаль район бюджетына иң күп акча кертүче...

11 гыйнварда «ПОЗИС» ачык акционерлык җәмгыятендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы - республика Премьер-министры Илдар Халиков булып китте. Предприятиедә аны «ПОЗИС» җәмгыяте генераль директоры Радик Хәсәнов, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин, предприятиенең әйдәп баручы белгечләре озатып йөрде.

Әлифел ТАРАЗОВА

Яшел Үзән муниципаль район бюджетына иң күп акча кертүче предприятиеләрнең берсендә - «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсендә Россиядә җитештерелә торган суыту техникасының 10 проценты эшләп чыгарыла һәм ул Россиядә һәм БДБ илләрендә медицина һәм көнкүреш техникасы җитештерүче иң зур предприятиеләрдән санала. Узган елда предприятие барысы 2,6 миллиард сумнан артыкка 276 меңгә якын суыту техникасы саткан, шул исәптән завод медицина суыткычлары җитештерү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы заказын да үтәгән. Серголыларның соңгы елларда республиканың сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен суыту приборларын җитештерүдә уңышлы эшләвен дә билгеләргә кирәк. Серголылар үзенең бренды астында продукция эшләп чыгару белән беррәттән, чит илләрнең кайбер компанияләре заказын да үти.
POZIS - «Ростехнология» дәүләт корпорациясе составында эшләүче предприятие, шуңа күрә дә корпорациянең бүтән компанияләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Очрашу барышында мәгълүм булганча, суыту техникасын җитештерүдә кирәкле компонент - полимер материалларын «Нижнекамскнефтехим»нан һәм «Казаньоргсинтез»дан кайтарта һәм шул ук вакытта шәһәребезнең зур булмаган предприятиеләре белән дә актив хезмәттәшлек итә. Яшел Үзәннең кечкенә предприятиеләре белән эшләве мактауга лаек: бу, беренчедән, шәһәрдә яшәүчеләр өчен өстәмә эш урыннары булса, икенчедән, шәһәр бюджетына күпмедер дәрәҗәдә акча да керә, дигән сүз.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков предприятиенең суыткычлар җитештерү цехында суыту техникасы җитештерүнең тулы циклын карады, продукцияне җыю цехында булды. Заводта җитештерелә торган көнкүреш суыткычлары һәм медицинага билгеләнгән суыту техникасы куелган күргәзмәне тамаша кылды. Илдар Халиков журналистларга биргән интервьюсында предприятиенең уңышларын югары бәяләде.
«ПОЗИС»та җитештерелгән продукция күп еллар дәвамында Татарстанда да, Россиядә дә ышанычлы булуы белән аерылып тора, - дип билгеләде Илдар Халиков. - Заводта суыткычлар җитештерүнең энәсеннән җебенә кадәр тулы циклы үзләштерелүе бик әйбәт». Ул шулай ук заводның даими үсештә булуын, производствога әледән-әле яңа модельләр кертелүен билгеләде.
-Лидерлык позицияләрен тагын да күбрәк ныгыту өчен, дөньяда танылган лидерлар, шул исәптән конкурентлар белән дә хезмәттәшлек урнаштыру мәслихәт. Заводта мондый эш алып барыла, ул алга таба да дәвам итәр дип уйлыйм, - дип белдерде Илдар Халиков. - Күргәннәрем предприятиенең, димәк, биредә эшләгән кешеләрнең һәм аларның гаиләләренең тотрыклы булуына ышаныч уята.
Предприятиенең агымдагы елга планнары тагын да зуррак. «ПОЗИС» акционерлык җәмгыятенең производство күләме кимендә 4,5 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев