Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лейкозлы сыер: сөтен эчәргә ярамый

Лейкемия - кан тамырлары системасын зарарлаучы дәвалауга бирешми торган авыру. Аны дәвалау бик кыйммәткә төшә һәм һәрвакытта да нәтиҗәләр бирми. Сыйфат сертификаты булмаган арзан сөт сатып алып, гомерегезне куркыныч астына куймагыз.

Район авылларында халык җыеннары дәвам итә һәм анда яшәү урынындагы иң авырткан проблемалар күтәрелә. Шуларның берсе - шәхси секторда тотылучы сыерларда лейкоз авыруы арту.
Дәвалап булмый торган йогышлы бу авыру белән Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә бик күп терлек авырый. Нигездә бу авыру белән сөтне аеруча күп бирә торган сыерлар, сарык, ат һәм башка йорт хайваннары чирли. Һәм авыру хайванның сөтен дә, итен дә кулланырга ярамый. Сыерның сөтен кайнатып куллану да тыела. Чирле сыер сөтен кулланудан кешедә онкология авырулары килеп чыгарга мөмкин икән. Белгечләр сөтне пастеризацияләүгә, аның да ультрапастеризациясенә өстенлек бирә, кулдан сөт сатып алу - сәламәтлегеңә төкереп карау белән бер дигән фикерне әйтә. Кибеттән сатып алу кулай имеш, сөт эшкәртү комбинатларында сөт медицина контролен уза. Әмма лейкозлы сыердан савылган сөтне бөтенләй эчәргә ярамый, дигән фикерләр күбрәк.
- Шуңа күрә шәхси сектордагы мөгезле эре терлекләр һәрдаим медицина тикшерүе узарга тиеш. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 359нчы карары (11.05.1999) нигезендә барлык терлекләрне дә ел саен Яшел Үзән районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең диаг­ностика бүлегендә елга ике тапкыр иммуннодиффузия реакциясенә серологик тикшеренү уздырырга кирәк. 2016 елда шәхси секторда сыерлардан 2701 проба алдык. Шуларның 365 пробасы лейкоз күрсәтте. Бу - тикшерелгән сыерларның 13 проценты, - ди районың баш ветеринары Физзәт Фәхретдинов.
- Физзәт Имаметдинович, әйдәгез әле, район авылларына күз салыйк. Халыкны куркыту өчен түгел, белеп тору өчен кирәкле мәгълүматны җиткерик.
- Соңгы тапкыр көз көне тикшерүләр уздырылды бит инде. Мәсәлән, Олы Ачасырда 61 сыерның 23ендә лейкоз авыруы ачыкланды. Бишнәдә 75 баш сыерның 35е шушы зәхмәт белән чирли. Бу - районда иң зур саннар. Күгәйдә 43 баш сыерның - 6сы, Карагуҗаның 45 баш сыердан 9ы чирле.
- Лейкоздан чиста авыллар бармы?
- Кече Өтәк, Юынчы, Айдар, Ураз­лы авыллары хуҗалыкларында бу чир теркәлмәде. Бу исемлеккә Мулла Илен дә кертергә булыр иде. Анда 89 сыердан нибары 1се генә лейкозлы.
Авыл хәзер сыерсыз. Халык, аеруча аз керемле пенсионерлар, сөтне күрше-күләннән, махсус сатучылардан алырга тырыша. Баксаң, лейкозлы сөт продукциясен сатучылар үз гаиләсен генә түгел, авылдашларының да сәламәтлеген кыл өстенә куя икән.
Район ветеринария хезмәте бу проблема өстендә эзлекле эш алып бара. Әлбәттә, монда авыл җирлеге башлыклары да читтә калырга тиеш түгел. Лейкозга каршы көрәштә 2017-2019 елларга «Юл картасы» төзелгән. Әлеге проблема буенча сораулар булганда, район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Онкология авыруы турыдан-туры лейкозлы сөт кулланудан чыгуы фәндә төгәл расланмаган, бу язма да чираттагы «страшилка» түгел. Әмма сакланганны саклармын дигән бит.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X