Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лазертаг – кызыклы уен

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәм халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда "Дельфин" яхт-клубында шөгыльләнүчеләр "Лазертаг" уены үткәрде. Анда барлыгы 8дән алып 16 яшькәчә 72 яшүсмер катнашты.

Лазертаг - актив ялның яңа төре. (Буяуларсыз, маскасыз уен). Асылы дошманны авырттырмый торган уен коралы белән юк итү. Катнашучылар кешегә зыян салмый торган инфракызыл нурлы автоматлардан ата. Уенчының башында тиюне фиксацияли торган датчик куелган бәйләвеч. "Дошман"ны 100 метрда "юкка чыгарып" була.

Уен нәтиҗәләре буенча кызыллар командасы җиңде, ә иң яхшы сугышчы дип Лия Калягина аталды. Ул дошман тылын дүрт тапкыр алды.

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ачык акционерлык җәмгыте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев