Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кулында китап булганның башында гыйлем булыр

Бүгенге көндә кайсы авыл үз китапханәсе белән мактана ала? Районыбыз буенча андый бәхетлеләрне санарга бер кул бармаклары да җитәдер шәт.

Халкыбыз мәгърифәткә омтылган һәм гасырлар буе китапханәләрне барлыкка китерү, аларны баету һәм саклау өчен тырышкан. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә без тарихны, җәмгыятьнең үсеш юлын, халыкның мәдәниятен һәм сәнгатен күзаллый алабыз. Тик бүген кешенең рухи азыкка ихтыяҗы юк бугай. Ник дигәндә, китап сатып алучылар санаулы булган кебек, вакытлы матбугат басмаларын яздырып алучылар да кимеде. Китапханәләргә йөрүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Әлеге нурлы биналар үз киштәләрендә тезелеп торган меңләгән китабы белән түгел, ә шуларны кулларына алып файдаланучы укучылары белән күркәм бит.
Шулай да бар икән әле ул китапханә сукмагына кар белән капланырга, үләнгә күмелергә юл куймау­чы китап сөючеләр. Мәсәлән, Бакырчы авылыннан Хәниф абый Борһанов, Әкраметдин абый Абзалин кебекләр. Әйе, әйе, даны республикабызга таралган бу кечкенә генә авылда әле китапханә дә гөрләп эшләп ята! 70 ел дәвамында аны Бакаевлар династиясе җитәкли. 2012 елдан бирле бу бүлмәнең бусагасын атлап керүчеләрне ачык йөз белән, шатланып Гөлнур ханым каршы ала.
- Китапханәбездә, барлык кызыксындырган темаларны яктыртучы, меңгә якын - балалар һәм 4 мең тирәсе зурлар өчен китап бар. Укучыларыбызга килгәндә, алар, әлбәттә инде, мәктәп балалары белән олы яшьтәгеләр. Урта буын вәкилләренең эш белән кайнап, китап тотып утырырга вакытлары калмыйдыр инде, аларны гаепләп тә булмый. Шулай да өметемне өзмим, чөнки бер кеше алган китапны кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Иң күп укучылар булып бүгенге көндә дә остазларыбыз тора: Рема апа Гыйбадуллина, инде вафат (урыны оҗмахта булсын!) Хәнифә апа Нигъмәтҗанова. Әкраметдин абый килсә, шикәр капчыгына тутырып алып китә китапны, рәхәтләнә укып! - дип сөйли китапханә мөдире Гөлнур Бакаева.
- Биредә мин укымаган китап калмады инде. Шуңа, яңасын көтеп кенә торам. Аеруча тарихи әдәбият ошый, берничә кат укылганнары да бар. «Яшел Үзән» газетасын да бик көтеп алам, бер хәрефен дә калдырмыйча укып барам, - ди Хәниф Борһанов.
Бакырчы китапханәсе авылның иҗтимагый тормышында бик актив эш алып бара. Мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә күп чаралар оештырыла. Шулай ук, үткәрелә торган төрле бәйгеләрне дә читтән генә күзәтеп, башкаларның уңышына сөенеп ятмыйлар - үзләре катнашып, призлы урыннарны яулыйлар. Инде хәзер яңа клуб бинасы эчендә якты, матур бүлмәне биләгән Бакырчы китапханәсе озын гомерле булып, авылдашларына рухи яктан шатлык өләшүен дәвам итсен иде.
Гөлнара Вәлиева
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев