Яшел Үзән

Крокодил» капкыны

Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлеге дистәләгән тапкыр күләмдә кулланырлык дезоморфин белән ике кешене тоткарлаган. Иң беренче булып аларның кулына элек хөкемдә булган 30 яшьлек ир эләгә. Аңарда дистәләгән инъекциягә җитәрлек матдә салынган шприц табыла. Әмма наркотикларны озак кулланучылар аны бер генә тапкыр да кулланырга мөмкин. Тоткарланучы бу үтергеч «крокодил»ны ярты...

Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлеге дистәләгән тапкыр күләмдә кулланырлык дезоморфин белән ике кешене тоткарлаган.

Иң беренче булып аларның кулына элек хөкемдә булган 30 яшьлек ир эләгә. Аңарда дистәләгән инъекциягә җитәрлек матдә салынган шприц табыла. Әмма наркотикларны озак кулланучылар аны бер генә тапкыр да кулланырга мөмкин. Тоткарланучы бу үтергеч «крокодил»ны ярты ел куллана. Элек, аның сүзләренә караганда, ул героин кулланган, әмма аның белән дефицит була башлагач, арзанлы синтетик аналогка күчкән.
Дезоморфин куллана башлауга бу ирнең тышкы кыяфәте үзгәргән, куллары шешенгән, иммунитеты төшкән, ә дезоморфин инъекцияләре ясалган урыннарда флебитлар барлыкка килгән, ә алары үз чиратында төзәлми торган ярага әйләнәчәк.
Бу яшь ирнең карт ата-анасы, яшь хатыны һәм кечкенә баласы булуга карамастан, ул дезоморфин притоннарының еш кунагы.
Яраткан урыныннан чираттагы тапкыр чыкканда ул үзе белән наркотик матдә тутырылган шприц ала. Аның сүзләренә караганда, ул дәваханәдә ятучы иптәшен кайгырткан. Дусты, «ломкадан» интегеп, аңардан наркотик сораткан имеш.
Хәзерге вакытта бу ир наркотикларны законсыз кулланганы өчен тоткарланып, аңа карата, наркотик матдә саклаган өчен, җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча ул ирегеннән ун елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин. Хәзер тикшерүчеләр тоткарланучыда наркотикны законсыз сату уе булу-булмавын тикшерә. Әгәр шик расланса, иргә 20 ел төрмә срогы яный.
Икенче очракта Яшел Үзән наркоконтроль хезмәткәрләре шулай ук элек хөкемдә булган 32 яшьлек ирне дезоморфинлы шприц белән йорт ишегалдында тоткарлый. Экспертлар биргән нәтиҗәгә караганда, тартып алынганның авырлыгы 5 грамм булып, ул 20 инъекциягә җитәрлек була.
Тоткарланучы сүзләренә карасаң, ул наркотик кулланучы дус-ишләре белән дезоморфин ясый торган ингредиентларга акча җыйган. Һәм шуның белән ул инъекция ясатыр өчен дустына барырга җыенган. Бер ел эчендә ул дезоморфин ясыйм дип бөтен кан тамырын тишкәләп бетергән. «Крокодил» югары токсинлы булганга веналарга зур зыян сала, шуңа күрә бер урынга ике тапкыр инъекция ясау мөмкин түгел, һәр очракта яңа урыннар эзләргә туры килә. Бу ир «крокодил» тырнагына эләккәнче 10 ел буе героин кулланган. Ул үз яшенә караганда ун яшькә картрак күренә. Якыннарыннан аның пенсионер әти-әнисе генә.
Хәзер аңа карата, зур күләмдә наркотик матдә саклаган өчен, җинаять эше кузгатылачак. Бу маддә буенча ул ирегеннән 3 елдан 10 елга кадәр мәхрүм ителүе бар.
Кызганычка, соңгы елларда дезоморфинлы наркомания бөтен Россиядә нык тарала башлады. Шуңа күрә дә инде бу бәлагә каршы закон нигезендә көрәшү бурычы куелды. РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 20 июлендәге 599нчы карары меңләгән наркоман наркотик ясый торган кодеинлы препаратлар сатуны тыюга юнәлтелә.
Татарстан бу даруларны рецептсыз сатуны күптән тыйды һәм шул сәбәпле уңай үзгәрешләр күз алдында. 1 июньнән бу норматив Россиянең бөтен территориясендә үз көченә кертелде.
Хөрмәтле дуслар!
Наркотикларга каршы көрәштә бердәмлек кирәк, шуңа күрә бу бәлане фаш итүдән читтә калмаска иде. Әгәр сезнең подъездда кискен химикат исе килеп торса, яисә шушы агуны сату очраклары беленсә, 55-5-00 ышаныч телефонына яисә Интернет сайтка мөрәҗәгать итәргә кирәк: http://ufskn.tatar.ru.
Яңа законның үтәлешен күзәтчелек итүче органнар җитди контрольдә тотачак. Әгәр дә кодеинлы препаратлар даруханәләрдә рецептсыз сатыла икән, әлеге даруханә лицензиясеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Шуны да әйтергә кирәк, бу даруларсыз да яшәп була, шундый ук тәэсирле һәм арзанрак бәягә башка төрле дару аналоглары да яшәп килә. Кодеинлы даруларны кулланырга мәҗбүр булган хроник авырулы кешеләрнең проблемасы булмас дигән ышаныч бар. Табиб андый пациентка рецептны 1 елга бирә һәм бланкта дару алуның вакытын күрсәтә. Ягъни кеше даруханәгә килә, препаратны ала, ә рецепт бланкы үз кулында кала, анда даруны күпме алганлыгы гына билгеләнә һәм икенче айны ул даруханәдән шул ук рецепт белән тагын дару ала алачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: