Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күп балалы гаиләләргә җир Олы Карагуҗадан биреләчәк

Дәүләт биш ел элек күп балалы гаиләләрне (өч һәм аннан артык баласы булганнар) яклау максатыннан чыгып, җир участоклары бүлеп бирү буенча махсус программа гамәлгә керткән иде. Бу программа буенча күп балалы гаиләләр Яшел Үзәндә дә җир участокларына ия булалар.

- Муниципалитетка күп балалы 1264 гаилә мөрәҗәгать итеп, шуларның 849ын без җир участогы белән тәэмин иттек, - дип аңлата бу уңайдан Яшел Үзән муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Николай Гусев. - Тагын 415 гаиләгә җир бирергә кирәк. Хәзер шәһәрнең үзендә, хәтта читендә, Васильевода, Осиновода, Әйшәдә бүлеп бирерлек җир участоклары калмады. Кызыл Ярда шәхси җир хуҗасы 13,5 гектар җир участогын күп балалы гаиләләргә бирү өчен муниципалитетка бүләк итеп бирде. Бу безнең өчен әйбәт кенә ярдәм булды. Идел аръягында - Норлатта, Мулла Илендә, Карамалы Тауда җир участоклары булса да, аннан алырга теләүчеләр юк. Шәһәрнекеләр генә түгел, шунда яшәүчеләр дә баш тарта.
Хәзер ел ахырына кадәр 319 участок Олы Карагуҗа авыл җирлеге территория­сеннән биреләчәк (Зур Ключи авылы янында). Бу 48 гектар мәйданны тәшкил иткән җир участогыннан 300дән артык гаилә 8әр сотый җиргә хуҗа була алачак. Әлегә бу участокларны кадастр исәбенә кую эшләре алып барыла. Озакламый бу гаиләләрне бүленгән җир урынын алып барып күрсәтәчәкләр. Әлеге урыннан ерак кына түгел тагын 35 һәм 52 гектар мәйданнан да чират көтүче гаиләләргә җир бирү буенча сөйләшүләр алып барыла. Димәк, якындагы вакытта чиратта торучы гаиләләр җир участоклары белән тулысынча тәэмин ителәчәк дигән сүз бу.
Җир участогы алырга теләүчеләр арасында урынын ошатмыйча баш тартучылар да булып тора. Мөрәҗәгать итүченең тәкъдимнән өч тапкыр баш тартырга хокукы бар. Аннан соң ул чираттан төшерелә. Әмма аның хокукы 3 ел дәвамында саклана һәм ул тагын яңадан чиратка баса ала.
Законга ярашлы рәвештә, җир участогы алган гаиләләрнең аны сатарга, бүләк итәргә, залогка бирергә хокукы бар. Яшел Үзән районында җир алган гаиләләрнең 10-15 проценты гына җирләрне үзләре үзләштерә ала. Күбесе аны сатып, акчасын үз файдасына тотарга җыена. Бу шулай ук күп балалы гаиләгә зур ярдәм.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев