Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күп балалы гаиләләргә җир бирелә

«Могҗизалар кыры»нда күп балалы 363 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелде. ЯҮМРнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер межалау билгеләре куела һәм актлар буенча алар хуҗаларга тапшырыла. 363 участокның 130ының билгеләре бар инде һәм алар көн саен 20-30га арта. Җир эшләренә килгәндә, хәзер кырда җирлекнең...

«Могҗизалар кыры»нда күп балалы 363 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелде. ЯҮМРнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер межалау билгеләре куела һәм актлар буенча алар хуҗаларга тапшырыла. 363 участокның 130ының билгеләре бар инде һәм алар көн саен 20-30га арта.
Җир эшләренә килгәндә, хәзер кырда җирлекнең вертикаль планировкасын башкаралар. Җир бик тигезсез булганга, «Каздорстрой» оешмасы аны тигезли. 22 июльгә кадәр планировкалау эшләрен төгәлләргә ышандыралар. Тигез участокта төзү уңайлырак, су да басмаячак, канализация коллекторына тоташтыру белән дә проблемалар булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев