Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Командировка тәмам

Җәйге Универсиадага әзерләнгәндә һәм аның барышында җәмәгать тәртибен сакларга барган Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең аерым отряды 18 июльдә командировкадан әйләнеп кайтты. Барлыгы 145 хезмәткәр анда иң катлаулы участокта - «Татнефтьарена» стадионы территориясендә тәртип саклады. Болардан тыш, Универсиада ачылган һәм ябылган вакытта безнең хезмәткәрләрнең дислокация урыны «Казанарена» булды, ЮХИДИ,...

Җәйге Универсиадага әзерләнгәндә һәм аның барышында җәмәгать тәртибен сакларга барган Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең аерым отряды 18 июльдә командировкадан әйләнеп кайтты. Барлыгы 145 хезмәткәр анда иң катлаулы участокта - «Татнефтьарена» стадионы территориясендә тәртип саклады. Болардан тыш, Универсиада ачылган һәм ябылган вакытта безнең хезмәткәрләрнең дислокация урыны «Казанарена» булды, ЮХИДИ, ППС һәм кинологлар аерым план буенча эшләде.
Отрядны эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Владимир Богатырев каршы алды. Владимир Иванович рәхмәт белдереп, аларның куелган бурычны намус белән үтәүләрен билгеләде. Күпләргә бүләкләр тапшырылды. Мәсәлән, ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин әмере белән Универсиада барышында һөнәри яктан аерылып торган һәм инициативалы хезмәткәрләр - эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция майоры Константин Малыгин - кул сәгате, 14е «Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 30дан артык кешегә Рәхмәт хаты тапшырылды.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев