Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кодрәт һәм тәкъдир төне - Ләйләтел-кадр (Кәдер киче)

Изге Рамазан аенда иң мәгънәле, мөһим Ләйләтел-кадр (Laylat al-Qadr) төне бар.

Изге Коръәннең беренче сүрәләре Мөхәммәд г.с.в. гә нәкъ менә шушы төндә иңдерелгән. Бу төннең нигә кодрәт төне дип аталуына берничә сәбәп китерәләр: "Аның кодрәте һәм бөеклеге - шушы төндә Изге Коръәннең иңдерелә башлавында. Бу төндә искитмәле күп сандагы фәрештәләр Җиргә җибәрелә. Аллаһыбызның бу төндә күрсәткән юмартлыгы, кичерүе һәм рәхимлеге башка төннәргә караганда бик күпкә әһәмиятле. Бу төнен намазда, догада уздырган бәндә, Аллаһыбыз кодрәте белән, бик күп көч һәм яшәү энергиясенә ия булачак".

Әлеге төннең төгәл датасы билгеле түгел. Гадәти ул Рамазан аеның соңгы 10 көненә туры килә. Ләйләтел-кадрнең үзенчәлекле яклары да бар. Бу төн бик тын һәм хәвефсез, йолдызлар да төшми, һава торышы да болытсыз һәм явым-төшемсез була. Бу төннең үзенә хас ялтыравыгы, нурланышы бар, ә иртән кояш тулы ай кебек - күз чагылдыргысыз нурланыш һәм йомшак яктылык белән чыга.

Ләйләтел-кадр төнендә һәр мөселман кылган гөнаһларына тәүбә итеп, Аллаһтан кичерү сорый. Бу төндә укылмаган намазлар укыла, Изге Коръән укыла, узган көннәрнең хаталары анализлана, булган үпкәләр гафу ителә һәм киләчәккә планнар корыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев