Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Килегез, күрегез – төяп-төяп китегез

Иртәгә Яшел Үзән районында көзге ярминкәләр башланып китә. Шәһәрдә ул ике урында - «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесе янында һәм «Мирный» бистәсенең «Сәүдә ишегалды» җәмгыяте янында оештырыла. Шулай ук Васильево бистәсендә һәм Осиново авылында да быелгы уңыш белән сәүдә итү булачак. Бәрәңге, суган, чөгендер, кишер, кәбестә һәм башка яшелчә үстереп...

Иртәгә Яшел Үзән районында көзге ярминкәләр башланып китә. Шәһәрдә ул ике урында - «Табигать байлыгы» муниципаль унитар предприятиесе янында һәм «Мирный» бистәсенең «Сәүдә ишегалды» җәмгыяте янында оештырыла. Шулай ук Васильево бистәсендә һәм Осиново авылында да быелгы уңыш белән сәүдә итү булачак.
Бәрәңге, суган, чөгендер, кишер, кәбестә һәм башка яшелчә үстереп көн күрүче авыл кешесенә дә уңайлы чак бу. Уңышың яхшы булып, артыгын шунда сатып җибәрә аласың. Машина белән китереп, шуннан ук сату итәргә дә мөмкин. Билгеле, машинаның пычрак булмавы, сата торган продукцияңнең чисталыгы турында тиешле кәгазь булуы шарт.
Яшел Үзән шәһәре халкы элек-электән, районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен күпләп алып, кышка әзерләп куя. Бәяләрнең иң түбән чагы бит бу. Быел, мәсәлән, бәрәңге килосы - 10-12 сумнан, кишер һәм суган - 12-15 сумнан, кәбестә - 7-8 сумнан, бер дистә йомырка 30 сумнан сатылыр дип көтелә. Кош-корт асраучыларга арыш һәм бодай кебек бөртеклеләр дә тәкъдим ителәчәк. Боларын райондагы кооператив хуҗалыклар китерәчәк. Сатып алучыга тагын бер уңайлык булдырылуын да әйтик. Әйберне күп итеп алган очракта, сатып алучыга аны машина белән илтеп кую мөмкинлеге дә булдырыла.
21 сентябрь көнне ачыласы ярминкә дәвамлы булачак. Ай буе һәр шимбә килеп кирәкле әйберләрне сайлап алырга мөмкинлек тудырыла шәһәр халкына.
Ярминкәдән уңып кайтуыгызны телибез!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев