Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Күгәй» 100 процент әзер

Районда бердәмлеге белән аерылып торган һәм үз тырышлыгы белән көн күрүче «Күгәй» хуҗалыгы язгы кыр эшләренә 100 процент әзер. Шушы көннәрдә 77 тонна ашлама кайтарылган, 3 тонна кукуруз орлыгы сатып аласылары бар.

- Яз елдагыча әйбәт килә, көннәрнең утырып китүен көтәбез. Алда зур эшләр - 350 г мәйданда язгы бодай, 250 г - арпа, 150 г - кукуруз, 150 г - берьеллык үлән чәчү тора. Көзге культуралар уртача тишелеп килә. 444 г мәйданда күпьеллык үлән үсә. Җирне яңарту максатыннан 70 гектарда люцерна чәчәргә җыенабыз, - дип сөйли хуҗалык агрономы Шәүкәт Гыйләҗев.
Хуҗалыкның өч «Нива», ике «ДОН» комбайны бар. «Бу «Нива»да үзем дә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп йөргән идем әле. Күреп торасыз, техника бүген дә сафта», - дип шаяртты хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйруллин. Әйе, авыл хуҗалыгында техниканың төзек булуы мул уңыш җыеп алуда төп факторларның берсе.
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X