Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кеше хокукы – балалар күзлегеннән

Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясендә Кеше хокуклары көне якынлашкан көннәрнең берсендә үткәрелгән «Кеше хокуклары - бала күзлеге аша» дип аталган төбәкара фәнни-практик конференциядә күрше Волжск шәһәреннән һәм Югары Ослан районыннан, Казаннан да катнашучылар булды. Мәктәп укучылары белән бергә әлеге конференциягә лаеклы ялда булучылар да килгән иде. Конференциядә пенсионерларның да катнашуы...

Яшел Үзәннең 5нче татар гимназиясендә Кеше хокуклары көне якынлашкан көннәрнең берсендә үткәрелгән «Кеше хокуклары - бала күзлеге аша» дип аталган төбәкара фәнни-практик конференциядә күрше Волжск шәһәреннән һәм Югары Ослан районыннан, Казаннан да катнашучылар булды. Мәктәп укучылары белән бергә әлеге конференциягә лаеклы ялда булучылар да килгән иде.
Конференциядә пенсионерларның да катнашуы гаҗәп түгел, чөнки бүгенге көндә хәлләре шәптән түгел: иң якланмаган социаль катламның, якыннарыннан тыш, беркемгә хаҗәте юк, дип уйлыйм мин шәхсән. Шуңа күрә, яшьтән үк үз хокукларыңны белү, хәтта мәҗбүри куелырга тиеш.
Конференциядә «Пенсионерларның хокукын яклау», «Бала хокукын саклауда инспекторларның эшчәнлеге», «Кеше хокуклары - балалар күзлегеннән» дип аталган секцияләрдә 30дан артык чыгыш тыңланды. «Кеше хокуклары - балалар күзлегеннән» дип аталган секциянең мин булган бүлегендә 12 укучы баланың фәнни эше тикшерелде. Берсеннән-берсе кызыклы чыгышлар. Җайлы гына итеп электрон чыганаклардан күчереп алып кына түгел, эзләнеп, тикшеренүләр алып барып, үз фикерен дәлилләп башкалар алдында раслау - зур хезмәт таләп итә. Менә, мәсәлән, Васильевоның татар мәктәбе укучысы Әлфия Самкаева белән Лев Шалдыбин сыйныфташлары, Кыргызстаннан бирегә кайткан Мәдинә Мөэминҗанова хокукларын яклый. Мәдинәнең паспорт алырга хокукы, аның үз фикерен әйтерү хокукын яклап алар хәтта Кыргызстан вәкиллегенә хатлар юллаган. Мәдинә әлеге республикага бармый гына Россия паспорты алырга хокуклы дип раслый алар. Кызганыч, өлкәннәр генә шулай уйламый. Сыйныфташлары Мәдинәнең проблемасын хәл итәчәкләренә ышандыра. Ә 16нчы мәктәптән Шәйхетдинов Тимерханның кеше хокуклары буенча белгеч булып китәсенә ышаныч зур. Ул «Үзебез дә өйрәнәбез, башкаларны да өйрәтәбез» дип аталган хокукый грамота курсының проектын ачык һәм аңлаешлы итеп ачып салды. Һәм шушы проекты белән конференциянең I дәрәҗә дипломына лаек булды. 10нчы гимназия укучылары Халметова Лаурина, Белянина Наталия һәм Сергеев Иванның бергәләп эшләгән «Үсеп килүче буын арасында хокукый культура проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» чыгышы да шундый ук дипломга лаек булды.
Кеше хокукы - демократиянең аерылгысыз өлеше. Ул яшәвебезнең сыйфатын, тормышыбызның мәгънәсен билгели. Күбебез бу фикергә көлеп кенә карый. Әйе, проблемалар бу өлкәдә баштан ашкан. Конституция буенча, законнарны үтәп яшәргә өйрәнгәнче, шулай булачак.
Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев