Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кемгә – юл, ә кемгә акча җитмәде

Бездә ике төп проблема - юллар һәм… юллар. Алар йә юк, яки булганы да «ташка үлчим» хәлендә. Агымдагы елда Яшел Үзән муниципаль районында бу яктан кайсыбер участокларга бәхет елмаер кебек. Ник дигәндә, юл эшләренә күпмедер күләмдә (147 миллион сум) акча бүлеп бирелгән һәм ул өч программа нигезендә тормышка ашырылачак.

Чынлап та, нигә бездә юллар начар икән? Ясамыйлар, төзекләндермиләр, дип тә әйтеп булмый бит, җәе буе әле тегендә, әле монда транспорт хәрәкәтенә комачау туып кына тора ул эшләр аркасында. Кайбер урыннарда ремонттан соң барлыкка килгән «шедеврларны» күреп ни еларга, ни көләргә белмисең: нәкъ хәерченең кырык ямаулы чапаны инде менә! Техникалары да чит илнеке, хезмәте дә кыйммәт - ә юлларның сыйфаты өч тиенлек. Берәү интернетта: «Египет пирамидаларын кем төзеде икән? Шулар килеп бездә юл салсыннар иде», - дип язып куйган. Бу йөрәк авазы инде, җәмәгать! Ул пирамидаларны кем салганын бүгенге көндә дә тәгаен белүче булмаганлыктан, бар өмет үзебезнең «дорожниклар»да.
Районыбыз юлларын төзекләндерүдә катнашучы программаларның беренчесе - грунт юлларга вак таш һәм ком түшәүдән гыйбарәт.
Программа ЩПС (Переходной тип покрытия):
1. г. Зеленодольск ул. Майская (п. Гари)
2. г. Зеленодольск ул. Первая Набережная
3. г. Зеленодольск ул. Гоголя
4. г. Зеленодольск площадка ул. Засорина д.1
5. г. Зеленодольск площадка ул. Йошкар - Олинская
6. пгт. Васильево ул. Калинина
7. пгт. Васильево ул. Космонавтов
8. пгт. Васильево ул. Гагарина
9. пгт. Васильево ул. Западная
10. пгт. Васильево ул. Вокзальная
11. пгт. Васильево ул. Тукая
12. п. Осиново ул. Солнечная
13. с. Новая Тура ул. Кооперативная
14. с. Воронино ул. Садовая
15. н.п. Исаково ул. Широкая
16. пгт. Нижние Вязовые ул. Пушкина
17. пгт. Нижние Вязовые ул. Ветровая
18. пгт. Нижние Вязовые ул. Гоголя
19. пгт. Нижние Вязовые ул. Западная
20. с. Айша ул. Лесная
21. д. Большие Ачасыры ул. Советская
22. с. Малые Ачасыры
23. с. Нижние Ураспуги
24. Нурлатское СП ул. Гагарина
25. д. Тат. Танаево ул. Кооперативная
26. Большеширданское СП ул. Кирова
27. с. Молвино ул. Канаковская
28. Большекургузинское СП д. Кургузи ул. Луговая
29. Бишнинское СП д. Бишня ул. Южная
30. д. Тат. Азелеево ул. Родниковая
31. Утяшкинское СП подъезд к школе
Аны тормышка ашыру өчен 50 миллион сум күләмендә акча бүленгән. Мондый катлам алга таба асфальт юл нигезе буларак хезмәт итәчәк. Әлеге типтагы юллар Яшел Үзән, Васильево, Осиново, Карамалы Тау, Норлат, Мулла Иле, Өтәшкә, Бишнә һ.б. авыл җирлекләрендәге шәхси секторларда салыначак.
Икенчесе - асфальт өстенә асфальт җәю яки таләп ителгәндә искесен яңа катламга алыштыруны үз эченә ала. Бу эшкә шулай ук 50 млн каралган. Әлеге программа кысаларында үзәк юлларга игътибар ителеп, юл-транспорт һаләкатенә сәбәп булырлык колеялы һәм асфальт-бетон катламына зыян килгән урыннарга ремонт ясалачак.
Программа «Асфальт по асфальту»:
1. ул. Октябрьская
2. ул. Зеленая
3. ул. Центральная
4. ул. Столичная
5. ул. Королева
6. ул. Гайдара
7. с. Белобезводное ул. Юбилейная
8. ул. Спортивная
9. п. Гари ул. Майская
10. ул. Комарова д. 15
11. ул. Тургенева д. 2
12. ул. Проспект Строителей д. 9
13. ул. Столичная д. 7
14. ул. Засорина д. 22
15. ул. Северная д. 3
16. ул. Комсомольская
17. ул. Столичная д. 11
18. ул. Кооперативная
19. пгт. Васильево подъезд к СОШ №3
20. ул. Стадионная - ул. Дзержинского
«Юл фонды» программасы. Ул - гомуми кулланышта булган юлларны Яшел Үзән районы Башкарма комитеты белгечләре тикшерүеннән соң ясалган мәгълүматлар нигезендә һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тәкъдимнәрен игътибарга алып формалашкан. Бу ике оешманың тыгыз эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр бирә. Быел «Юл фонды» буенча утызлап җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыннары тиешле стандартларга туры китереләчәк, искергән юл билгеләре караңгыда янып торучы яңаларына алыштырылачак, юл хәрәкәтен оештыру проектына туры килерлек өстенлек бирүче һәм тизлекне чикләүче, 5нче гимназия һәм 11нче мәктәп янындагы җәяүлеләр юл кичүләрендә светодиодлы индикация белән кисәтүче юл билгеләре урнаш­тырылачак, балалар күп йөри торган юлларда «лежачий полицейский»лар барлыкка киләчәк.
Программа «Дорожный фонд»:
1. Ямочный ремонт в г. Зеленодольске до 5 м2
2. Ремонт картами (пгт. Васильево, с. Осиново, пгт. Нижние Вязовые)
3. Тротуар ул. Столичная
4. Тротуар ул. Засорина
5. Тротуар ул. Татарстан
6. Тротуар ул. Проспект Строителей
7. Тротуар ул. Гайдара
8. Остановочный пункт "Депо" (левая сторона)
9. Остановочный пункт "Депо" (правая сторона)
10. Островок безопасности ул. Карла Маркса
11. Подходы к пешеходному переходу ул. Карла Маркса
12. Подходы к пешеходному переходу ул. Октябрьская
13. Ул. Зеленая
14. Ул. Центральная
15. Парковка на ул. Столичная
16. Ул. Комарова д. 15
17. Ул. Тургенева д. 2
18. Ул. Проспект Строителей д. 9
19. Ул. Столичная д. 7
20. Ул. Засорина д. 22
21. Ул. Столичная д. 11
22. Ул. Северная д. 3
23. Ул. Рогачева д. 21
24. Ул. Украинская д. 7а
27. Павильон ожидания общественного транспорта
28. Тротуар к СОШ №4
29. Искусственные дорожные неровности
30. Оборудование пешеходных переходов (типовое решение 2Б)
31. Устройство пешеходных ограждений
32. Тротуар ул. Чапаева
33. Закупка дорожных знаков и стоек
Шулай ук «Стандарт ишегалды» прог­раммасы да эшләвен дәвам итә. Тугыз күпфатирлы йорт территориясен асфальтлау фаразлана. Бу муниципалитет планлаштырган күләмнең 56 процентын тәшкил итә. «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы, азык-төлек базарын көйләү» дәүләт программасы буенча «Васильево - Октябрьский» автомобиль юл катламына капиталь ремонт ясалыр, дип көтелә.
Юллар гына түгел, әлеге әйтемнең икенче проблемасы да актуаль шул әле бездә һаман да. Халыкның, тиеш булмаган урында машина ташкынының икенче ярына йөгереп йөрүе, кайбер урыннарда җәяүлеләр тротуарларының булмавы сәбәпле кешеләрнең транспорт юлыннан хәрәкәтләнүе - мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Тротуарларны ясарлар ясавын, дурак­ларны нишләтергә?..

Гөлнара Вәлиева

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев