Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала – Р.Миңнеханов

Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә, диде Татарстан Президенты.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бары тик көчле Россия белән генә безнең республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде. Бу - бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышының көн кадагына куелган бердәнбер мәсьәлә.

"Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр, үсеп килүче рисклар Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия дәүләтендә күп гасырлар дәвамында татар, рус һәм башка этносларның рухи берлеген билгеләп узды. "Бүген Татарстан эре инвестицион социаль-икътисади, инфраструктур проектларны гамәлгә ашыра. Безнең республиканың казанышларын федераль үзәкнең, беренче чиратта, Россия Президенты Владимир Путинның куәтле ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый", - дип белдерде Президент.

Татарстан Республикасы тотрыклы үсешен дәвам итә, күп кенә социаль-иктисади күрсәткечләре буенча ул лидерлар позициясендә, бизнес алып бару өчен кулай шартлар тудырыла. Соңгы ун елда без икътисадның нәтиҗәле базар моделен төзедек, лаеклы социаль стандартлар тәэмин иттек, кешеләрнең инициативаларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырдык. Глобаль күренешләр, технологияләрнең тиз үзгәреше, базарның үзгәртеп корылышына, иҗтимагый үсеш трансформациясенә китерә. Без бу үзгәрешләрнең актив катнашучылары булырга, алдан күзаллап эш итәргә, гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру турында уйларга тиеш.

Утырыш Татарстан Республикасы Гимны белән ачылды. Аның эшендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, Федерация Советы әгъзалары, депутатлар, башка рәсми затлар катнаша.

Рөстәм Миңнеханов бу минутларда депутатларга еллык Юллама белән С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында чыгыш ясый. Трансляцияне http://www.tatar-inform.ru/internet-tv/1785/ интернет-сылтамасы аша карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X