Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Казан-арена» иртәгә ачыла

45 мең кеше сыйдарышлы «Казан-арена» стадионы бүген, 14 июньдә, ачыла. Тантанада Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, башка рәсми затлар катнаша. Россиядә «Лужники» стадионыннан кала «Казан-арена» иң зур футбол мәйданы булачак. Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары нәкъ шунда узачак, моннан тыш стадион 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак сарайлар исемлегенә...

45 мең кеше сыйдарышлы «Казан-арена» стадионы бүген, 14 июньдә, ачыла. Тантанада Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, башка рәсми затлар катнаша.
Россиядә «Лужники» стадионыннан кала «Казан-арена» иң зур футбол мәйданы булачак. Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары нәкъ шунда узачак, моннан тыш стадион 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак сарайлар исемлегенә дә кертелгән. 2010 елның маенда төзелә башлаган стадион, Россия Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин сүзләренчә, 15 миллиард сумга төште.
Шуны да әйтергә кирәк, «Казан-арена» стадионын вакытында сафка бастыру өчен, объектта Яшел Үзән төзүчеләре дә тырышып эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X