Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каз Айдарга «очты»

2017 елның ярты еллыгына "Яшел Үзән"гә язылу турында квитанцияләр уйнатыр өчен алган бүләкләр арасында иң тәмлесе, авыз суларын китереп торучы, бәйрәм табынының күрке - каз иде. Шуңа да без аны бәйрәм алдыннан ук уйнатмакчы идек тә әле. Квитанцияләр салынган хатларның елның соңгы көнендә ишелеп килүе, приз уйнатуны быелга калдырды.

Хәер каз оту беркайчан да соң түгел анысы. Бәйрәмнәр гел килеп тора ләбаса. Нәкъ менә бу кошны уйнатканда шикләнеп тә куйган идек әле. Бәлки ул каз үстерәдер, аңа бу бүләкне алуның кызыгы да булмас бит, дип икеләнгән идек. Ни дисәң дә, авылда каз үстерүчеләр бихисап. Юкка борчылганбыз, Айдар авылында гомер итүче, безнең газетаны бик озак еллар алдыручы Диләрә Солтанованың тавык-чебеше генә бар икән. Алты бала - өч кыз, өч ул тәрбияләп үстергән, Ана дигән горур исемне йөртүче Диләрә ханымның бүләген алырга дип редакциягә улы Айрат белән килене Эльвира килде.
- Әниебез Күгештә колхозда хисапчы булып эшләде, бүгенге көндә лаеклы ялда, кызы Гөлия гаиләсе белән яши. Бүләк оту турында газетадан укыгач, бик сөенде инде, рәхмәт яусын, - ди Эльвира.
Шушындый тугры укучыларыбыз булганда, безгә дә иҗат итүе үзе бер ләззәт. Киләчәктә дә аерылмыйк. Казыгыз тәмле булсын, Солтановлар. Бездән сезгә кайнар сәламнәребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев