Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайсыгызның кулы җылы?

Хакимият башлыгы янына килеп тә кабинетына керә алмаган инвалид-колясочник янына югары каттан башлык, үзе төшеп, хәлен белешкән. Гайре гаҗәп хәл булмаса да, журналистлар күз уңына эләккән бит. Әйе, аларның һәркайсы менә шулай көндәлек игътибарга лаек. Кемнеңдер янына килеп хәлен белү дә җитә, кемгәдер - даруга, ә кемгәдер сөт алырга акча...

Хакимият башлыгы янына килеп тә кабинетына керә алмаган инвалид-колясочник янына югары каттан башлык, үзе төшеп, хәлен белешкән. Гайре гаҗәп хәл булмаса да, журналистлар күз уңына эләккән бит. Әйе, аларның һәркайсы менә шулай көндәлек игътибарга лаек. Кемнеңдер янына килеп хәлен белү дә җитә, кемгәдер - даруга, ә кемгәдер сөт алырга акча кирәк. Районыбызда 15058 инвалид яши, шул исәптән 511 бала.
Мохтаҗларга көн саен ярдәм итәрлек мөмкинлегебез булмаса да, 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан уздырылган декадада шактый эшләр башкарылачак. 2 декабрьдә район башлыгы инвалид оешмаларының активистлары, ин­ва­лид бала тәрбияләүче гаи­­ләләр белән очрашачак. 4сендә Васильево һәм Осиновода районның төрле ведомство җитәкчеләре инвалидларны кабул итә. 7 де­кабрьдә 4нче балалар спорт мәктәбендә физик мөмкинлеге чикле кешеләр арасында спорт фестивале үтә. Инвалидлар үзәге дә бәйрәм чараларыннан тынып тормая­чак. Монда күңел ачу программалары, инвалидларның иҗади эшләре күргәзмәсе, очрашулар, әңгә­мәләр, поэзия кичәләре узачак.
Бу көннәрдә районда (20 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр) «Үз җылың белән җылыт» акциясе бара. Кереме аз булган инвалидлар, инвалид бала тәр­­­­­­­­бияләүче гаиләләр өчен әйберләрне (кием-салым, аяк киеме) «Родник» үзәгенә (тел.4-39-15) алып килеп тап­шырырга була. Акциядә эшмәкәрләр генә түгел, барыбыз да катнаша алабыз.
Бәлки, күршеңдә сукыр инвалид урын өстендә ятадыр, ә алар бездә 50, бәлки, рактан сүнеп баручы балама ничек ярдәм итим, дип ана өзгәләнәдер, ә алар бездә 14. Битараф булмыйк аларга. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев