Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Карны теләсә кая түгү тыела

4 млн 808 000 штраф. 682 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. Бу, узган елга нәтиҗә ясап, Административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Ольга Абросимова китергән саннар.

АТИ күсәге турында еш язабыз. Әлеге инспекциянең авылда йөреп, штраф салуларына күпләр риза да түгел, әмма аларның төп максатлары тирә-юньдә тәртип урнаштыру, шулай ук сезнең капка төбегездә дә.
2016 ел идарә хезмәте өчен җиңелләрдән булмаган. Моңа ил башының кече һәм урта бизнес үсеше буенча ярдәм итүгә кагылышлы чыгышы һәм коммерцияле оешмаларга админис­т­ратив закон бозуда штрафсыз гына качып котылу турындагы канунга үзгәреш кертелү сәбәп булган.
- Әмма ничек кенә булса да, кагый­дә буенча яшәргә тиешбез. Узган ел идарәгә 783 мөрәҗәгать кабул ителде. Болар, нигездә, яшел зонага, балалар мәйданчыгына машина кую, тиеш булмаган урында сәүдә итү, этләрне саф һавада йөртү белән бәйле. Кышын кар түгү, ә җәен үләнне вакытында чапмауга кагылышлы сораулар да күп. Аеруча еш «Тандер» АҖ, «Пятерочка» оешмалары хокук боза, - дип сөйли Ольга Абросимова.
Эшмәкәр (исем фамилиясе әйтелми) акчаны янга калдыруны максат итеп, көнкүреш калдыкларын чыгару буенча килешү төземичә, шәхси хезмәтләргә генә мөрәҗәгать итә. Ә ул исә калдыкларны полигонга илтми, ЗМЗ янындагы юл буена гына түгүне хуп күрә. Бюджет оешмалары да энә күзлегеннән уза. Тикшерү чаралары түбә, тротуар, шулай ук керә торган юлларның тәртиптә булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә «Бригантина» балалар клубы территориясендә җитешсезлекләр табыла.
АТИ инспекциясе хезмәткәрләре кышын юлларның кардан чистартылуын һәм тротуарларга ком сибелүне тикшерүен максат итеп куя. Тиеш булмаган урыннарга кар түгүне ачыклау буенча рейдлар төнен дә оештырыла. Шуңа да кар булсынмы ул, көнкүреш калдыкмы, теләсә кая түккәнче, мең кат уйлавың хәерле.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев