Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кар яуса, мәшәкать тә арта, чыгымнар да

Быел ягу сезоны гадәттәгедән алда, һава температурасының биш көн рәттән 8 градустан ким булуын да көтмичә, 15 сентябрьдән башланды. Торак фондының кышка әзерлегенә нәтиҗә ясаганда, әзерлек актын бары «Двор» ТСЖсы гына күрсәтмәгән һәм җылылыкны рөхсәтсез биргән. Калганнарының (шәһәрдә үзәктән җылынучы 539 йорт исәпләнә) әзерлеге канәгатьләнерлек булган. - Шуны да билгеләргә...


Быел ягу сезоны гадәттәгедән алда, һава температурасының биш көн рәттән 8 градустан ким булуын да көтмичә, 15 сентябрьдән башланды.

Торак фондының кышка әзерлегенә нәтиҗә ясаганда, әзерлек актын бары «Двор» ТСЖсы гына күрсәтмәгән һәм җылылыкны рөхсәтсез биргән. Калганнарының (шәһәрдә үзәктән җылынучы 539 йорт исәпләнә) әзерлеге канәгатьләнерлек булган.
- Шуны да билгеләргә кирәк, - ди Яшел Үзән коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе О.Анисимов, - йортларны ягу сезонына әзерләү җылыту системаларын юдырту белән опрессовкадан гына тормый. Аңа торак биналарга агымдагы ремонт эшләре дә керә. Әйтик, быел 4,5 мең погон метр торба изоляциясе торгызылды, коммуналь челтәргә герметизация, арматурага ревизия һәм ремонт ясалды яисә алмаштырылды, подъезд тәрәзәләре рәтләнде, төтен үткәргечләр һәм вентиляция каналлары каралды. Ә инде түбәләрне ремонтлау турында аерым әйтергә кирәк. Быел 4,5 миллион сумлык 40 мең квадрат метр түбәне ремонтлап чыктык.
Торак йортларда гомуми кулланышта булган мөлкәтне торгызуга зур көч һәм акча түгелә икән. Яшәүчеләр «тырышлыгы» белән ватылган подъезд тәрәзәләрен, ишекләрен, ишек тоткаларын, пружиналарын һаман саен рәтләп торырга кирәк. Йортларның кышка әзерлегенең тагын бер мөһим өлеше - ишегалларын бозлавыктан һәм кардан чистарту. Бу эшне ишегалды себерүчеләр һәм департаментның ике тракторы башкара. Идарәче оешмаларның да шуның кадәр техникасы бар.
- Әмма, кар нык яуса, бу техника белән аны җыештырып бетерү мөмкин түгел, - ди О.Анисимов. - Шуңа күрә өстәмә рәвештә чит оешмалардан да техника җәлеп итәргә туры килә. Кызганычка, кар-бураннар көчәйгәндә андый техниканы арендаларга бездән башка да теләүчеләр күп.
Департамент җитәкчесе тагын ике мөһим моментны ассызыклый. Йорт алды территорияләрен җыештыру тарифына карны бер урыннан икенче урынга күчерү генә кертелгән, ә түгү чыгымнары - юк. Һәм тагын бер катлаулы мәсьәлә - аз катлы йортлар түбәсеннән кар төшерү яшәүчеләр өчен торак йортны тулаем ел буе тоту бәясенә тигезләшә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев