Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кар яуса, чистартырга әзерләр

Бурыч бер: күпкатлы торак йорт ишегалларын да, тротуарларны һәм урамнарны да кардан вакытында чистартып торырга! Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин башкарма комитетка һәм юлларның чисталыгы өчен җавап бирүчеләргә шундый мөһим максат куйды. Декабрь ае җитүгә, дөньяны аклыкка-пакьлеккә күмеп, тирә-юньне ямьгә төреп, ап-ак кар яуды. Ишелеп-ишелеп яуган кар - бала-чага өчен...

Бурыч бер: күпкатлы торак йорт ишегалларын да, тротуарларны һәм урамнарны да кардан вакытында чистартып торырга! Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин башкарма комитетка һәм юлларның чисталыгы өчен җавап бирүчеләргә шундый мөһим максат куйды.
Декабрь ае җитүгә, дөньяны аклыкка-пакьлеккә күмеп, тирә-юньне ямьгә төреп, ап-ак кар яуды. Ишелеп-ишелеп яуган кар - бала-чага өчен чын бәйрәм, ә шәһәр урамнарын җыештыручыларга өстәмә мәшәкать. Тик алар да бу мәшәкатьләргә әзер кебек.
- Кыш көне урамнарны җыештыруда төп бурыч - теләсә нинди һава шартларында шәһәр транспортының өзеклексез йөрүен һәм җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү, - дип сөйли җитәкчеләр киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Кияшко. - Эшне сыйфатлы башкару, урамнарны вакытында кардан чистарту өчен, шәһәр территориясен зоналарга бүлдек. Мондый схема урамнарны кардан чистартуда үзара килешеп эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
Урамнар, узган еллардагы кебек, чират тәртибендә чистартыла. Иң беренче чиратта - автобус маршрутларын кардан чистарту каралган. Аннары - транспорт күп йөри торган урамнар һәм шәхси сектор юллары. Автомобиль транспортының өзеклексез хәрәкәтен тәэмин итү өчен, үзәк урамнар кичке 8дән иртәнге 6га кадәр чистартылырга тиеш. Калган урамнарда чистарту техникасы көндез эшләячәк. Кыш көне юлларда машиналарның күп булуын исәпкә алып, К.Маркс, Фрунзе, Королев, Тургенев кебек урамнарда, транспортны кая куярга кирәклеген күрсәтеп, махсус юл билгеләре урнаш­тырылачак.
Узган кышлардан аермалы буларак, быел торак йорт ишегалларын һәм урамнарны аерым-аерым чистарту белән генә чикләнеп калмыйча, алар тоташкан араны да чистартырга исәплиләр. Гади генә итеп әйткәндә, ишегалдын - урам себерүче, юлны техника җыештыра иде, ә күпмедер ара кардан чистартылмыйча калган вакытлар булды. Шәһәр буенча исәп­ләгәндә мондый «ак таплар» 90 мең квадрат метрга җитә. Быел ишегалдыннан урамга чыккан чакта машиналар карга батып ятмас.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев