Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Капиталь ремонт» өчен түләүгә ташлама кемнәргә бирелә?

Торак кодексына ярашлы рәвештә күп катлы йортларда яшәүчеләр капиталь ремонт чыгымнарын үзләре түләргә тиеш. Ә менә федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә хәзер халыкның кайбер категориясенә бу взносның яртысын гына түләү мөмкинлеге бар.

Яшел Үзән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуриева безгә аңлатуынча, бу взносны 50 процент түләүдә ташлама 1 һәм 2нче группа инвалидларга, инвалид балалары булган гражданнарга, техноген катастрофалардан зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышы инвалидларына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, хезмәт ветераннарына, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә бирелә.
Шулай итеп, Яшел Үзән муниципаль районында 2017 елның 13 июненнән 2017 елның 29 декабренә кадәр МТЗда һәм социаль яклау бүлегендә расланган график буенча (май ае өчен килгән торак-коммуналь хезмәтләргә түләү квитанцияләренең икенче ягында күрсәтелгән) социаль яклау бүлегенә ташламасы булган 3702 йорт хуҗалыгын чакыру турында белешмә бар. Социаль яклау бүлегенә чакырылган ташламага исәп тоткан милек хуҗасы үзе белән торак бинага хокукы турындагы документын алып килергә тиеш булачак.
Социаль яклау органына чакырылганга кадәрге ай өчен капиталь ремонтка түләүгә ташлама элеккеге механизм буенча алып барыла. Ә инде чакырылган айдан башлап ташлама милек хуҗасы китергән документларга карап биреләчәк. Әгәр дә ташлама алучы милеккә хокукы турында документларын алып килмәсә (бу ташлама алучының милеккә хокукы юклыгын күрсәтәчәк), ул вакытта «Капиталь ремонт» хезмәтенә түләүгә ташлама бирелмәячәк.
- Шуны да билгеләргә кирәк, - диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуриева, - милек турында исәпкә алынган мәгълүмат бары тик «капиталь ремонт» хезмәтенә бирелергә тиешле ташламага гына кагылачак. Башка торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар элеккегечә кала, үзгәрми.
Социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырырга кирәк:
торак бинага милек хокукын дәүләт теркәве кенәгәсе яисә Бердәм дәүләт реестрыннан күчермә;
тулы пай взносын түләү турында ЖСК белешмәсе;
хокукны дәүләт теркәве турында закон үз көченә кертелгәнче торак бинага милек хокукын раслаучы документ;
торак бинаны хосусыйлаштыру турында акт (кенәгә, килешү); торак бинага милек хокукын дәлилләүче башка документлар.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев