Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Изге Рамазан ае башлана

Хөрмәтле дин кардәшләребез, 27 майда изге Рамазан ае башлана. Шул уңайдан бүген кичке намаздан соң беренче бәйрәм намазы булачак. Ай буе мәчетләрдә тәравих намазлары укылачак.

Ай буе мөселманнар ураза тотачак, гайбәт һәм начарлыклардан ерак торачак. Бөтен изге гамәлләр дә шушы сынау аенда кылына. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең шундый сүзләре дә бар: «Аллаһ ризалыгы өчен бер көн ураза тоткан кешенең йөзен Аллаһ Тәгалә җитмеш еллык Җәһәннәм утыннан саклар».
Уразаның кыйммәте көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуда да. Сәхәрне кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Авыз ачу кояш бату - ахшам намазы белән башлана. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар - ястү һәм тәравих вакыты керә.
27 май көнне сәхәр иртәнге 1 сәгать 12 минутта тәмамлана, ә авыз ачу 20 сәгать 09 минутка туры килә. 28ендә сәхәр - 01.11 минутта, авыз ачу - 20.11 минутта. 29 майда - сәхәр - 01.10 минутта, авыз ачу - 20.12 минутта. 30 майда сәхәр - 01.09 минутта һәм авыз ачу - 20.13 минутта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X