Истәлекләр Дәүләт архивында сакланачак
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара. Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерү йөзеннән бик күп проектлар тормышка ашырыла. «Безнең уртак Җиңү» (www.41-45.su) проектының максаты, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләрен видеоархивка туплау. Ветераннарның истәлекләре башта РФ Дәүләт архивына җибәрелә, аннары аларны Интернетта укып һәм карап булачак. Бөек Ватан сугышында катнашкан...
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тулы куәтенә бара.
Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерү йөзеннән бик күп проектлар тормышка ашырыла.
«Безнең уртак Җиңү» (www.41-45.su) проектының максаты, мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләрен видеоархивка туплау. Ветераннарның истәлекләре башта РФ Дәүләт архивына җибәрелә, аннары аларны Интернетта укып һәм карап булачак. Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарыгызның истәлекләрен язып, югарыда күрсәтелгән интернет-порталга җибәрә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев