Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ишегалды бәйрәмендә

15 августтан Яшел Үзәндә Республика һәм Шәһәр көненә багышлап Ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә башлады. Бәйрәмнәрнең беренчесе 15 августта Фрунзе урамының 7нче йорты ишегалдында үткәрелгән булса, быел соңгысы 26 августта Королев урамының 8А йорты ишегалдында узар. Ишегалды бәйрәмнәре шәһәрнең Гагарин (10нчы йорт), К.Маркс (17, 57, 62нче), Украинская (7нче), Паратская (10нчы), Жуков (1нче),...

15 августтан Яшел Үзәндә Республика һәм Шәһәр көненә багышлап Ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә башлады.
Бәйрәмнәрнең беренчесе 15 августта Фрунзе урамының 7нче йорты ишегалдында үткәрелгән булса, быел соңгысы 26 августта Королев урамының 8А йорты ишегалдында узар.
Ишегалды бәйрәмнәре шәһәрнең Гагарин (10нчы йорт), К.Маркс (17, 57, 62нче), Украинская (7нче), Паратская (10нчы), Жуков (1нче), Фрунзе (20нче), Комаров (10, 37нче) урамнарында бик тә матур оештырылган иде. Һәр мәйданны оештыручылар бәйрәмгә алдан ук әзерләгән: киселгән коры агачлар урынына яңаларын утыртканнар, агач кәүсәләрен агартканнар, кул астында булган гади генә материаллардан төрле җәнлекләр ясап куярга да өлгергәннәр. Балалар мәйданчыклары тагын да матурланган. Һәркайда аллы-гөлле чәчәк түтәлләре.
Бәйрәм узган һәр торак йорт ишегалды җыр-музыкадан, шатлыклы авазлардан шаулап-гөрләп торды. Бала-чага бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачты. Безнең хәбәрчеләр булган Комаров урамының 10нчы йорт ишегалдында да халык байтак җыелган иде. Бәйрәмдә балалар, алып баручыга кушылып, кич буена төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда катнашты, җырлады, дәртле музыка астында биеде. Бәйрәмне оештыручылар уеннарда катнашкан балаларга гына түгел, йорттагы иң өлкән кешегә һәм моннан нибары 4 ай элек дөньяга аваз салган нәни малайга да бүләк тапшырды.
Конкурс комиссиясе иң яхшы ишегалдын билгеләячәк һәм Шәһәр көнендә аңа йомгак ясаячак.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев