Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртәгә – Ураза гаете

Мөселманнарның ел буе көтеп алган Рамазан ае да төгәлләнеп килә. Бүген кояш баю белән Шәүвәл ае башланачак. Иртәгә - Ураза гаете. Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитыр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен бу бәйрәм аеруча кадерле. 19-20шәр сәгать...

Мөселманнарның ел буе көтеп алган Рамазан ае да төгәлләнеп килә. Бүген кояш баю белән Шәүвәл ае башланачак. Иртәгә - Ураза гаете. Ай буе уразасын тоткан, иман йортларына барып намазлар укыган, ифтар мәҗлесләрен олылап уздырган, мохтаҗларга фитыр сәдакалары биргән, бары изгелекләр гына кылган мөселманнар өчен бу бәйрәм аеруча кадерле. 19-20шәр сәгать ачлыкта булып, авызына ризык-су капмыйча түзгән кеше елның калган 11 аенда ризыкның тәмен белеп, кадерләп ашар һәм яшәр. Бервакытта да ул хәзер начарлык кылмас, изгелек юлында гына булыр. Быелгы уразага яшьләрнең дә күпләп тартылуы һәм шул сәбәпле аларның бу дөньяга карашларын үзгәртүе билгеле.
Иртәгә, ягъни Ураза гаете көнне намазга мәчеткә чиста киемнәр киеп, хушбуйлар сибенеп иртәнге дүртенче яртыда ук барып җитәргә кирәк. Бу көнне дә җиңелчә генә сәхәр ашап алырга була. Әмма гает намазына кадәр ашамаска кирәк. Мәчеттә иртәнге намаз сәгать дүрттә азан әйтү белән башланып китә. Аннан соң шәкертләр Коръән укый, бәйрәмгә вәгазь-нәсыйхәт әйтелә. Рамазан аенда изгелекләр кылганнарга, зәкәт, фитыр сәдакаларын биргәннәргә дога кылына. Гает намазы 5 сәгать 30 минутта башлана.
Шуны да искәртеп әйтергә кирәк, гает намазын мәчетләргә барып, эченә кереп укуның әһәмияте зур. Аның бөтен шартлары җиткелекле итеп үтәлә, вәгазьләрне дә тыңларга була. Шуңа күрә бу көнне иртән-иртүк мәчеткә барырга ашыгырга кирәк.
Яшел Үзән шәһәрендә гает намазы үзәк мәчеттә һәм Мирныйның "Тынычлык" мәчетендә һәм райондагы барлык иман йортларында укылачак. Ураза бәйрәме мөбарәк булсын! Барча мөхтәрәм дин кардәшләрне, газета укучыларны, дусларны һәм танышларны шушы олы бәйрәм белән тәбрик итәбез. Кылган уразаларыгыз һәм изгелекләрегез кабул булсын. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев